Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

5 май – Олы көн

Төрле төбәкләрдә Олы көн турында тупланган язмаларны Флера Баязитованың «Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты» дигән китабыннан китерәбез.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче Нагайбак керәшеннәреннән язып алынган:
- Олы көнгә каршы күкәй буйыйсың. Иртә белән торасың да, кергән кешене мендәргә утыртып черләтәсең. Балалар черли. Аңар күкәй бирәсең, өйдә пешергән перәннек. Ул аяк "сынау" була. "Тавыкларыгыз күкәй салсын, күп итеп чеби чыгарсын, тәүфыйклы булыгыз", - дип, янчыкка күкәйне җыя балалар.
Казан арты керәшеннәре сөйлиләр:
- Олы көндә күкәй җыя торганнар ые балалар, күкәй буйый торган ыек. Җәшләр - кызлар урамда күкәйле уйный торган ые, күкәй отышлы.
- Олы көн бәйрәмендә урамга таган аса торганнар ые, өч-дүрт төшкә бик матур итеп. Анда бөтен авыл халкы җыела торган ые. Ул әле чәчүгә чыкмаган чак булыр ые. Бәйрәм иртә килә торган ые шулай.
Тау ягы (Кайбыч) керәшен-нәрендә Олы көн:
- Олы көн көнне беренче килгән кешене мендәргә утырталар. Имеш, тавыклар утырсын, күп чеби чыгарсын.
"Я утыр әле, утыр, мендәр куйдык, - диләр. Утыр, утыр, бүген син генә килгән әле, ату тавыклар йомыркага утырмый", - диләр.
Олы көндә һәр өйдә кунак табыны әзерләнә, авылның олы кешеләре, картлар бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Ул - эрәт йөрү, эрәт салу, дип атала. Эрәт салганда картлар сабан җыруларын җырлыйлар. Аларны икенче төрле Олы көн җырлары дип тә әйтәләр.
И уебыз, уебыз,
Җитте безнең сабан туебыз.
Чикләвек төшен балга манып,
Картлар алдына куегыз.
Олы көн - мордва-каратайлар (татарлашкан мордвалар) сөйләшендә:
- Олы көнгә ызбаны юасың, бөтен әйберне чисталап эләсең. Бәйрәмне көтәсең. Йомырка пешә Олы көндә. Йомырканы буйыйсың суган кабыгына. Килеп кычкыра бала, йомырка бирәсең. Кесәңә тыгып чыгасың йомырканы. Кем очрый, йомырка бирәсең ул көнне.
Олы көн - Пермь өлкәсе татарлары сөйләшендә:
- Күкәйләр буяп, басуга алып китәләр, Олы көн, дип. Күкәй отышлы уйныйлар. Кендек әбиләр күп итеп буяп куйганнар күкәйне, кендек балаларына өләшкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пасха Олы көн