2026 елга керәшенчә дини календарь
Карендәшләр! Бу Яңа елда да Ходай боерыкларын үтәп, Аңа җараулы булып яшик. Бәйрәм көннәрне, уразаларны онытмыйк.
7 январь – Рождество. Ходаебыз Иисус Христос туган көн
14 январь – Ходаебыз Иисус Христос киселгән көн
19 январь – Качману. Ходаебыз Иисус Христос чумылган көн
15 февраль – Сретение. Ходаебыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн
22 февраль – Пручти. Кичерешү көне
5 апрель – Бәрмәнчек. Ходаебыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне
7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Мариягә пәриштә изге хәбәр әйткән көн
12 апрель – Пасха. Олы көн. Ходаебыз Иисус Христосның үлгәннән терелеп торган көне
21 май – Вознесение. Ходаебыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн
22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн
31 май – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн
1 июнь – Святый Тын көне
7 июль – Чумылдыручы изге Иоанн пагамбәр туган көн
9 июль – Алла Анасының Тихвин тәресен зурлау көне
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Пётр белән Павелны искә алу көне
21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Мариянең Казан каласында төсе табылган көн
2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне
9 август – Савыктыручы изге Пантелеймонны искә алу көне
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн
19 август – Урта Спас. Ходаебыз Иисус Христос яктырылган көн
28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн
29 август – Өченче Спас. Ходаебызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне
21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн
27 сентябрь – Ходаебыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн
14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Мариянең бөркәве көне
4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне
21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне
* * *
Озын уразалар
23.02-11.04 – Олы ураза
8.06-11.07 – Питрау уразасы
14.08-27.08 – Успение уразасы
28.11.2026-06.01.2027 – Рождество уразасы
Үлеләрне искә алу көннәре:
8, 14 февраль, 7, 14, 21 март, 21 апрель, 9 май, 30 май, 30 октябрь, 7 ноябрь.
Тоташ седмицалар (бу атнада среда һәм пятница ураза тотылмый):
7-17 январь – Нардуган атнасы
2-7 февраль – Мытарь һәм Фарисей атнасы
16-21 февраль – Май чабу атнасы
13-18 апрель – Олы көн атнасы
1-6 июнь – Тройсын атнасы
Һәр атнаның среда һәм пятницасы – ураза көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев