Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

2023 елга керәшенчә дини календарь

Бәйрәм көннәр, уразалар һәм тоташ седмицалар.

7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн

14 январь – Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн

19 январь – Качману (Крещение) Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн

15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн

26 февраль – Пручти. Кичерешү көне

7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн

9 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне

16 апрель – Пасха. Олы көн. Ходаебыз Иисус Христосның үлганнан терелеп торган көне.

22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн.

25 май – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн

4 июнь – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн.

5 июнь – Святый Тын көне. 

7 июль – Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн

9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне

12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн

21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн

2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне

9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне

14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн

19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн

28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн

29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн

11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн

14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне

21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн

27 сентябрь – Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн

14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне

4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне

14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне

21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне

4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн

19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне

* * *

Озын уразалар

27.02-15.04 – Олы ураза

12.06- 11.07 – Питрау уразасы

14.08-27.08 – Успение уразасы

28.11.2023-06.01.2024 – Рождество уразасы

Үлеләрне искә алу көннәре:

18 февраль, 11,18,25 март, 25 апрель, 9 май, 3 июнь, 7 октябрь, 4 ноябрь.

Тоташ седмицалар (бу атнада среда һәм пятница ураза тотылмый):

8-17 январь – Нардуган атнасы

6-12 февраль – Мытарь һәм Фарисей атнасы

20-26 февраль – Май чабу

17-23 апрель – Олы көн атнасы

5-11 июнь – Тройсын атнасы

Һәр атнаның среда һәм пятницасы – ураза көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев