Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

15 февраль – Ходаебыз Иисус Христосны келәү өендә каршы алу көне

Иисус Христос туып кырык көн үткәч, Изге Кыз Мария улын, закон боерыгы буенча, Ходай йортына алып килә. Чиркәүгә ике күгәрчен бирә.

Бу вакыйга Иерусалим шәһәрендә Иудея илендә була. Иске закон буенча, ир бала туып кырык көн узгач (кыз бала булса – сиксән көн), хатын-кызлар чиркәүгә баласын алып килергә һәм корбанга бер яшьлек бәрән һәм күгәрчен бирергә тиеш булганнар. Гаилә ярлы булса, бәрәнне икенче күгәрчен белән алыштырырга рөхсәт ителгән

Чиркәүдә аларга изге тормышлы Симеон карт очрый. Аны бу көнне чиркәүгә Святый тын алып килә. Ул Изге язуларны (ветхозаветная книга пророка Исайи) ивриттан грек теленә тәрҗемә итүче була. Симеон Исаия пагамбәрнең сүзләрен тәрҗемә иткәндә “кыз, карынына кабул итеп, улны тудырачак”, дигән сүзгә туктала. Аптырап, “кызны” “яшь хатынга” төзәтмәкче була. Ләкин шул минутта Симеонга пәриштә күренә һәм төзәтмәскә кушып, аның Христосны күрмичә үлмәячәге турында хәбәр итә. Шуңа күрә Симеон Иисус Христосны сөенеп каршы ала: “Эй, Ходай, Үзең әйткән буенча, бүген мин мәндәңне тынычландырып җибәрәсең: инде минем күзләрем Син бар халыклар алдында әзерләгән Коткаручыны, ялган деннеләрне яктыртасы яктыны, Үз калкың Израилнең данын күрделәр”.

Шул чиркәүдә 84 яшьлек тол хатын Анна да була. Ул Иисус Христос турында хәбәрне барлык Иерусалим халкына тарата.

Сретение – "Иске Закон" белән "Яңа Закон"ның ("Старый Завет" и "Новый Завет"), Симеон Богоприимец һәм тол хатын Аннаның Иисус Христос йөзендә Ходай белән очрашуы. Сретение – чиркәү славян теле сүзе. Ул гади генә очрашуны түгел, ә кечкенәнең олы белән, ягъни кешенең Ходай белән очрашуын аңлата. 15 февраль көнне, башка бәйрәмнәрдәге кебек үк, христианнар чиркәүгә келәүгә барырга, шәмнәр куярга, иманнар укырга тиеш. Сретение көнне чиркәүдә шәмнәр укыталар. Иисус Христосны каршы алганда да шәмнәр кабызганнар. Сретение шәмнәре рухи көчкә ия, диләр. Әлеге шәмнәрне кеше кадерләп саклый һәм бик мөһим очракларда гына куллана.

Тропарь: 1-көй

Эй, Алланы тыудырган дяӱлятле Кыз сӧйӧн! Дӧрӧслӧк Кояшы Аллабыз Христосъ Синнян жяшняб чыккан, карангыда тороучыларны жактырткан, эй, гадел карт Симеонъ, жаннарыбызны Коткаручыны, безгя терелек Биреучене кочагыҥа алганыҥа син дя кыуан.

Конндак: 1-көй

Эй, Алла Христосъ Тыуыуыҥ белян Син Кыз эчен арыуландырган, алдан белдереб тейешлечя Симеоннын кулын, сугышлардан коткарыб калыкка тынычлык бир, Ӱзеҥя сыйыныучыларны кыуатландыр, Син гня кеше Сӧйӧӱче.

Зурлау:

Эй, тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз, изге Анаҥны да кадерлейбез, Ул Сине закон бойорганча, бӧгӧн Ходай ӧйӧня китергян.

“Иманнар” кенәгәсеннән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев