Туганайлар

Татарстан

16+
Белемнек

12 июль – изге Пётр һәм Павел апостолларның газапларын искә ала торган көн

Апостоллар Петр һәм Павелның тормышы турында.

Пётр – Христосның унике апостолларыннан берсе,  Коткаручының – шәкерте. Балыкчы Ион семьясынды туа. Беренче исеме Симон. Христос аңа Пётр дип дәшә. 

Павел Христианлыкка соңрак килә. Ул әүвәл Христос динен тотучы Иудейләрне бик кысучы булган, аларга дошман күк караган. Ходай Иисус аңа Үзе күренеп, аңга китергәннән соң, гомере буе динсезләрне өйрәтеп, халыкны Христос диненә керткән.

Ходай апостол Пётр кулына оҗмах ачкычын тапшырган. Апостол Павел өченче кат күккә алынып, күктәге җәшерен эшләрнең барысын да ишетеп, күреп, аермачык язып калдырган: “Әгәр дә оҗмахка керәсең килсә, апостол Пётр белән таныш, аңар инәл, үтен. Ул оҗмах ишеген ачып, сине мәңге рәхәт урынга кертер”.

Беренче югары апостоллар Пётр һәм Павел күп илләрдә христиан диненә өйрәтеп йөргәннәр. Христос Евангелиесенең сүзләрен җәелдерер өчен, алар күп тырышканнар, азабка да, кысанлыкка да чыдаганнар. Төрле җирләргә язулар (Послание) язып, диндә нык торып, Аллага җараулы булырга безгә күп үгетләр калдырганнар.

Пётр белән Павел Христос өчен, Аның Евангелиесе өчен, өйрәткән диннең чынлыгына җаннарын бирә. Апостол Пётр качта үлгән, апостол Павелның башы кылыч белән чабылган. Хәзер дә күктәге Патшалыкта торалар. Инде тәмуг азабында ята торган җазыклы кешене тәмугтан чыгарырга да куатлары җитә.

Һәрбер кеше апостоллар язуын белергә, алар кушканча торырга тиеш.

Һәрбер кеше апостоллар язуын белергә, алар кушканча торырга тиеш. Петрның Арыу җыенга җибәргән язуы (ул, үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен телендә бирелә).

Арыулык кылырга чакыру
(Мин) — Iисус Христоснын коло, апостолы Симонъ Петръ, Аллабызнын, Коткарыучыбыз Iисус Христоснын дöрöслöгö арткылы ышаныулыкны безнен белян тиҥ алыучыларга (жазамын): Изгелек, тынычлык сезгя; Аллабызны, Ходайыбыз Христос Iисусны белеулектя (алар) сездя кюбяйсен. Безне Ӱзенен данына, арыулык кылыуына Чакырыучыны аҥнаб белеÿебез арткылы жяшяÿгя, арыу торуга (кирякле) äр-ней безгя Анын Аллалык кöчö белян бирелгян шул. Шулар белян безгя Ул бик кадерле оло багадяляр биргян, шулар арткылы сез черетеÿче дöнья няпесляреннян китеб, Аллага кушылыучылар булсыннар, диб. Шул сябяпле, бар жегярегезне салыб, ышаныуыгызга арыулык кылыуыгызны кушыгыз, арыулык кылыуыгызга — белемнекне, Белемнеккя — тыйнаклыкны, тыйнаклыкка — тюземнекне, тюземнеккя — арыулыкны, Арыулыкка туган сöйöÿлекне (кушыгыз) шул. Бу сездя булганнар ишяйеб, Ходайыбыз Iисус Христосны аҥнаб белеÿдя алар сезне жимешсез, пайдасыз калдырмас. Кемдя былар жук икян, ул — караб та кюрмяÿче, сукыр, ÿзенен элекке жазыкларыннан тазарынганын онотоуга биреÿче. Шуҥа, эй, туганнар, Христосныкы диб аталыуыгызны, сайланыуыгызны бигряк тя нык кюрсятергя тырышыгыз, шулай кылсагыз, сез бер чакта да жангышмассыз. Шулай итеб, сезгя Коткарыучы Ходайыбыз Iисус Христоснын мянге Падшалыгына керергя иркен жул ачылыр. Шул сябяпле, мин сезгя бу турыда — сез аны белеб, бу чынныкта нык торсагыз да — бер чакта да исегезгя тöшöрöÿдян туктамам. Шушы тян öйöмдя торган чагында, мыны исегезгя тöшöрöб, сезне сиргякляндереÿне дöрöскя куйамын: Ходайбыз Iисус Христос миҥа белдергянчя, бу öймнö миҥа тиз ташларга туры килер диб белямен. Äммя сез мыны суныннан да, мин мыннан киткяч тя, жалан исегезгя тöшрсягез эйе диб, гел тырышырмын. Без Ходайбыз Iисус Христоснын кыуатын, Анын килеÿен сезгя сöйлядек, тик аны хайля белян тöзöгян äкеят кюк сöйлямядек, äммя Анын олологон ÿз кюзебез белян кюреб сöйлядек. Бик зур ололок эченнян Аҥар: «Шушы — Минем сöйöклö Улым, Анда — Минем ризалыгым», диб (Мө.17, 5) ауаз килгян чакта, Ул Алла Атадан дан белян кадер алды. Бу кюктян килгян ауазны без Анын белян арыу тау öстöндя торган чакта эшеттек. Аннан былай тагы бездя пагамбярлярнен бик дöрöс сюзе бар; шул сюзгя сез, карангы тöштя жактырnыб торган жактырткычка барган кюк, аҥ салыб тороуыгыз белян жакшы эш кыласыз; бу — сезнен кюҥелегездя (Алланы белеÿлек) таҥ беленеб, кöн жактыра башлаган кюк булгынчы былырга тейеш.

Башта шуны белеб торогоз: Жазыудагы пагамбярлек сюзе ÿз-ÿзеннян äйтелмягян.
Пагамбярлек сюзе бер чакта да кеше иркенян дя сöйлянмягян, äммя аны Святый Тын белян жöртöлгян Алланын изге кешеляре сöйлягян шул.

«Апостолларнын арыу жыйынга жибяргян жазыулары» кенәгәсеннән.

 

фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев