Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Зоя Павлова: “Керәшеннәрнең милли йола-гадәтләрен күрсәтә алуыбызга бик бәхетлемен” – видео

Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда республикакүләм “Нечкәбил-2022” конкурсының финалы узды.

Унҗиде ел эчендә әлеге бәйге гаилә институтын ныгыту һәм үстерү буенча уңышлы  проектларның берсенә әверелде. Аның финалында 12 гаилә катнашты. Алар тамашачыны бәхетле гаилә серләре, әби-бабайларыннан сакланып килгән йола-гадәтләре белән таныштырдылар. Чыгышларның исеме һәр гаиләнең яраткан шөгылен чагылдырды.

Конкурсның “Уңган Нечкәбил” номинациясендә Теләче районының Субаш авылыннан Зоя Павлова җиңде. Ул үзенең гаиләсе – ире Петр, уллары Владислав һәм Николай, кызлары Надежда, оныклары – Анжелика, Ранель, Милана, Эрселия, Мирослава белән чыгыш ясады. Үз авылларының “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле һәм “Чулпан” бию коллективы аның чыгышын тагын да тулыландырды.

Павловлар гаиләсе “Казлар һәм ярату” исеме белән чыгыш ясады. Кайчандыр каз асрап карау уе аларда ТНВ каналында барган “Туган җир” тапшыруын карагач туган. Бүген исә май аеннан алып октябрьгә кадәр 600ләп каз асрыйлар.

Зоя Ивановнага – Татарстан Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты һәм, шулай ук, яшь буынга тәрбия бирүдәге, халыкның милли традицияләрен ныгыту өлкәсендәге тырышлыгы өчен, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

– Субаш урта мәктәбендә – 40 еллап, ә профсоюз оешмасы җитәкчесе булып 25 ел эшләдем. 1987 елда – “Нардуган” фольклор ансамблен, 2008 елда “Сүрәкә” балалар фольклор ансамблен оештырдым. Хәзерге вакытта ветераннар советын җитәклим. Ирем дә озак еллар колхоз председателе булды, – ди Зоя Ивановна. – “Нечкәбил” конкурсында гаиләм белән катнаша, керәшеннәрнең милли йола-гадәтләрен күрсәтә алуыбызга мин бик бәхетлемен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=KuiSqR7ZLnI&t=4s