Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Зинаида Минеева: “Балалар өй тутырып йөрсә, шуннан да рәхәте юк”

“Ана даны” медале иясе, Алабуга районының Черкас авылы керәшене Зинаида Минеева – балалар кадер-хөрмәтендә һәм тормышта әле бик күпләргә кирәк булып яши.

– Баласыз хатын ялгыз күке шикелле, куанычы да, шатлыгы да юк андыйларның. Ана кешенең язмышы җиңел түгел – башта баласын төннәр буе йокысыз үстерә, буй җиткәч тә аның өчен ут йотып яши. Баласызларның яшь гомере күңелле үтсә дә, ялгыз картлык көтә. Ә балалы йорт гел умарта күчедәй гөж килеп тора. Үз балалары белән кайткан оныкларың, акрынлап олыгаеп баручы балаларың өй тутырып йөрсә, шуннан да рәхәте юк, – ди Зинаида Минеева. “Ана даны” медале иясе Зинаида Николаевна Алабуга районының Черкас авылында гомер итә. Быел җиде дистәне түгәрәкләп куйган.

Аның үз балаларыннан дүрте исән хәзерге вакытта. Төп йортка, аның янына кайтып йөрүче балаларны, оныкларны һәм шул оныкларының балаларын исәпләп тормадык. Чөнки өченче иренең улларын, балаларын да үзенекеләр белән тигез күреп, кайсылары кайтса да шатланып яши.

Бар вакыты тәрәзәдән карап балаларын гына көтеп үтә икән дип уйласагыз, ялгышырсыз. Зинаида Николаевна – Шүрнәк авыл җирлеге ветераннар советы председателе. Авыл җирендә бу вазифадагы кешенең эше бетеп тормый. 8 Март, Җиңү көне, Картлар көне кебек бәйрәмнәрдә йорт саен йөреп, әби-бабайларга бүләкләр өләшәләр. Аларның хәлләрен белеп, тормыш шартларын өйрәнеп, кулдан килгәнчә булышалар. “Әле Украинадагы хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлибез. Мобилизацияләнгән балаларга әйбер җыеп җибәрәбез”, – дип соңгы вакыттагы эшчәнлекләре белән дә таныштырды.

Зинаида Николаевна үзләреннән өч чакрым ераклыктагы Олы Шүрнәктә оештырылган “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамблендә инде ун еллап җырлап йөри. Олы кызы Роза Роева – Олы Шүрнәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Зинаида Николаевнаны репетицияләргә авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников алып барып, алып кайта икән. Аналар көненә багышлап, Олы Шүрнәктә концерт куярга әзерләнәләр.

Әгәр дә язмышы, өч ире турында сорамасам, язмам тулы булмас иде. Гаилә тормышы турында Зинаида үзе түбәндәгечә сөйләде:

– Язмышка язылгандыр, өч иргә чыктым. Роза белән Люданың әтиләре, Атияз авылы егете Иван белән 6 ел гына торып калдык, үлде. Мине урлап алып киткән ул ирем белән яшәвем – төш кебек кенә истә калды.

Атияз фермасында доярка булып эшләгәндә күрше Князево авылы русы Анатолий Минеевка кияүгә чыгып, 20 ел яшәдек. Механизатор иде, ул да чирләп үлде. Анатолий азактан татарча сөйләшрегә дә өйрәнде, гармунда керәшен бию көйләрен дә уйнады. Өч уртак балабыз булды: Сергей, Алексей, Татьяна. Балаларның олысы Сергей авырып, озак урында ятып, быел июньдә китте.

Өченчесе белән дә әйбәт тордык. Ул олы яшьтә иде, мине тормыш итәргә өйрәтте. Аңа чыкканда инде туган авылым Олы Шүрнәккә кайтып, совхоз биргән агач өйдә балалар белән тора идем. Иске мәктәптә җыештыручы булып эшләгән берничә елны исәпләмәсәң, гомер буе сыер савучы булдым. Пенсиягә илледә чыктым. Бу ирем Николай Мельников бездән өч чакрым ераклыктагы шушы Черкасныкы иде, безнең совхозда парторг булды. Хатыны Вера күптән үлгән, ир малайларының икесе дә өйләнгән иде. Иван Николавич әле Куклевта мәктәп директоры да булган. Ул мине читтән генә күреп-карап йөргән. Яныма үзе килгәч, мин дә кызганып куйдым. Ризык тарткандыр инде. Балалары да мине шунда ук үз итеп кабул иттеләр. Безнең яшь арасы унсигез ел иде, ул 2016 елда үлде. Шуның йортында хәзер ялгыз торам. “Син киткәч өй бикләнә”, – дип балалары җибәрмәде. Олы малае Иван шушы авылда, килеп йөриләр. Чаллыда яшәүче Василийлар да еш кайта, булышалар. Үземнекеләр дә килә. Берсен дә ят итмим, бөтенесен бертигез күрәм.

Тормыш көткәндә төрле чаклар булды. Без үзебезнекеләрне үстердек инде. Улларыбыз һәм кызларыбызның балалары үз балаларын тигезлектә үстерсеннәр. Еллар тыныч булып, һәр ана үз улының исән-сау булуына сөенеп яшәсен иде,– дип сүзен тәмамлады Зинаида Николаевна.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев