Бу – безнең гаилә рецепты, Кабан Бастырык авылында яшәгән мамабыз Ирина Гавриловна Батаевага җырак әбиебез Александра Стефановнадан калган. Балалар, оныклар кайткач, алар йокыдан торуга пичкә ягып коймак пешереп алам
Коймакка кичтән үк баш ясыйбыз. Аның өчен ярты стакан су, 20-25 грамм чи чүпрә, 1 аш калагы песок, 1 чәй калагы тоз һәм чама белән он кирәк. Апара яңа аертылган сөт өсте куелыгында булырга тиеш. Кичтән аны, кабарсын өчен, җылы урынга куеп калдырабыз.
Иртән шул әзер апарага 1 стакан шаулап кайнап чыккан су өстибез, он кушып коймак туглыйбыз. Кызган майлы табада, пичтә пешерәбез. Аның өчен пичтә яна торган күмерле утынны бер якка этәрәбез. Коймак салынган табаны табагач белән эләктереп, кызу пич төбенә куеп пешереп алабыз. Болай эшләгәндә коймакны икенче ягына әйләндерергә кирәкми. Табадан төшкән коймакны мул итеп майлыбыйз.

Тамара ПОПОВА.
Тукай районының Җәйләү авылы.
@kryasheny Исеңдәме?? #кряшены #кряшеныпоймут #татмедиа #эби #авылтормышы #авыл #рекомендации #татарчатикток #татарча #татарстан #кызыкмызык ♬ Бермянчек - ?КРЯШЕНЫ?
Нет комментариев