Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Яңа Усы кызы Светлана Кинарская “Ана даны” медаленә лаек булды

Сигез бала анасына хөкүмәт бүләген Татарстан Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды

Күп балалы Кинарских гаиләсен Мөслим район советының отчет-сайлау сессиясеннән соң бүләкләделәр. “Ана даны” медаленә ия булган 42 яшьлек Светлана – хуҗабикә, ул бер яшьлек төпчек уллары Радельне тәрбияләп өйдә утыра. Гаилә башлыгы Феликс Кинарских Минзәлә урман хуҗалыгының Мөслим участогында лесник булып эшли. Алар Мөслим район үзәгендә, үзләре 2007 елда төзегән йортта яшиләр.

 Олы уллары, 22 яшьлек Эрнест сроклы хәрби хезмәттән кайткач, “Камаз-Энерго”га эшкә урнашкан. Сарман ягы кызы Райлә белән гаилә корган. Чаллыда үз квартирларында яшиләр. Ранэльд (2001 елгы) Казан медицина университетының икенче курс студенты. Аннан ике яшь кече Ангелина Минзәлә педколледжында өченче курста белем ала. Анжела – тугызынчы, Радмир – җиденче, Снежана дүртенче класста укыйлар. Дүрт яшьлек Мирослав, әнисе белән нәни энесенә иптәш булып, өйдә утыра.

Гаиләдәге балалар бәләкәйдән үк  керәшен йолаларын, бәйрәмнәрен күреп үсәләр. Светлана әйтүенчә, Май чабу бәйрәмендә өйдә һәрчак тәбикмәк пешә, Олы көнгә күкәй буйыйлар. Яңа Усыга, бертуганы Эльмираларга Пасхага кайткач, балаларның бәләкәйләре иртүк торып, күкәй җыярга да чыгалар икән.

Яңа Усының керәшен кызы Светлана белән күрше Бикмәч авылының мари егете Феликс Кинарских гаиләсендә балалар бәләкәйдән үк эшкә өйрәнеп, халыкның гадәтләрен, йолаларын белеп үсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев