Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Сораштыру: «Туганайлар»ны укучы 25 кешенең аерылышу турында уйлары булган

Подписчикларыбыз арасында, “Аерылышырга теләгән чакларыгыз булдымы” дигән аноним сораштыру үткәрдек.

Гаилә кыйммәтләре, балага милли тәрбия бирү һәм традицияләр турында яза торган “Җанга җакын җамагатым” махсус проекты кысаларында, “Туганайлар”ның ВКонтактедагы битендә, подписчикларыбыз арасында, “Аерылышырга теләгән чакларыгыз булдымы?” дигән аноним сораштыру үткәрдек.
Ике чит йөрәкнең бер кушылып тибә башлавы, иң якын кешеләргә әверелүе гаҗәп булса, шундый бер-беренә береккән җаннарның кинәт бөтенләй читләшеп, аерылышуга җитүе үзе бер фаҗига. Кем өчендер аерылышу берни дә түгел, бардым, кайттым, яңадан чыктым, дип тә уйларга мөмкин. Ә кайберәүләр моны нык авыр кичерә.
Тормыш уйнап-көлеп кенә бармаганлыгын барыбыз да чамалый. Тик шулай да, аерылышуга җитмәсен иде, бер-береңә юл куеп, аңлашып яшәүгә берни җитми. Безнең гаиләле укучыларыбыз арасында, аерылышырга теләгән чаклары булганнар күпме икән? Сораштыруда барлыгы 44 кеше катнашкан.
25 кеше (57 процент) – “Әйе”, 13 кеше (30 процент) – “Юк”, дип җавап биргән, ә 6 кеше (14 процент) җавап бирергә кыенсынган.

Фото: o-krohe.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев