Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Крюковлар гаиләсе — парлы тормышның күркәм өлгесе

Үри Чаллысы авылында яшәүче Крюковлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату — олы бәхет.

Үри Чаллысы авылында яшәүче Крюковлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Иван дәдәй белән Анна түти — зур хөрмәткә лаек гаилә. Чөнки Иванай авылы кызы Анна түти Ури авылы егете Иван дәдәйне югалтудан куркып, 16 яше тулыр-тулмас ук тормышка чыга. Ике ел яше җитмәү сәбәпле, язылыша алмый торалар (шуңа да бу елда 50 ел бергә гомер итсәләр дә, закон нигезендә 2 елдан соң гына 50 ел була).

Яшь гаилә туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә. Анна түтине колхоз ашханәсенә, аннан почта хезмәтенә эшкә алалар, ә Иван дәдәй тракторга утыра. Каралты-кура төзиләр. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәри.

Ул вакытларда ашха­нәләрдә хезмәт авыр иде, зур-зур кәстрүлләрдә аш өлгертә идек. Чәчү, урак вакытларында эшчеләр бик күп килә иде, ризык вакытында өлгерсен өчен таңнан килеп, төнлә генә өйгә кайта идек, - дип хатирәләрен яңартты Анна түти.

Бергәләп, ике балага гомер биргән Крюковлар бүген оныклар сөя. «Әби», «бабай» дип өзелеп торучы оныклары да, оныкларының балалары да аларның бәхет- шатлыклары.

Крюковлар гаиләсе — гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Эш, гаилә, балалар үс­те­рү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, — ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.

Ирле-хатынлы Крюковлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Иван дәдәй гомере буе тимер атта эшләп, хезмәт ветераны дигән зур дәрәҗәгә ия була.

Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерәләр.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату тормыш иткән Крюковларның алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

Евдокия Толстова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев