Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Кирилловлар – Түбән Юшадының күркәм гаиләсе

8 июль – Халыкара гаилә көне уңаеннан әлеге пар белән әңгәмә.

Гомер буе бер-берсен кайгыртып, хөрмәт итеп, яратышып яшәүче парлар бик күп. Минзәлә районының Түбән Юшады авылыннан Нина Геннадьевна һәм Әхмәтзыя Бариевич Кирилловлар гаиләсе дә нәкь менә шундыйлардан. Бу пар инде 39 ел бергәләп гомер кичерә. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр – бер ул һәм ике кыз. Хәзер инде оныклары йөгерешеп йөриләр. Алар үзләренең хезмәт юлларын шушы авылда башлап, озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.

Нина Геннадиевна 1982 елдан алып пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшли.

– “Ул вакытта эш шартлары бик җиңелдән түгел иде. Кыш буе резин итекләр киеп, салкын фермаларда эшләү, сәламәтлеккә зыян китерми калмаган, олыгая башлагач сиздерә”,– ди Нина Геннадевна.

Әхмәтзыя абый эшкә бик иртә җигелә. 45 еллык эш стажы бар. Тракторчы булып, соңрак, тормыш иптәше белән фермада эшли. Ул атлар ярата. Андыйларга "ат җене кагылган", диләр безнең халыкта.

Әлеге матур пар күрше-тирәләре, туганнары арасында да ярдәмчеллек, кешелеклелек сыйфатлары белән хөрмәт яулаган. Бу хакта күршеләре дә мактап сөйлиләр үзләрен.

Нина Геннадиевна һәм Әхмәтзыя Бариевич үзләренә биргән сорауларга да бик тапкыр итеп җавап бирәләр:

– Күп кешеләр яшьли шәһәргә китү ягын карый башлыйлар. Сездә андый фикерләр булмадымы?

Нина Геннадиевна:

 – Авылдан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз, шәһәр турында уй башка да кермәде.

Әхмәтзыя Бариевич:

 – Мин шәһәр тормышын яратмыйм. Кунакта бер көн булу да минем өчен зур сынау.

– Бала чакта һәрберебез кемдер булырга хыяллана, нинди профессия үзләштерәсегез килгән иде?

 Нина Геннадиевна:

– Сатучы булырга хыяллана идем. Берничә ел эшләп тә алдым. Хыялым тормышка ашты дисәм дә була. (елмая)

– Ничек уйлыйсыз, яшь барган саен кешенең характеры кайсы якка үзгәрә?

Икесе бергә:

– Еллар узган саен тәҗрибә җыясың, авызыңны чамалап ачарга өйрәнәсең, кешеләрне тыңларга һәм ишетергә тырышасың.

- Яшь чакта бер берегезгә яратам дигән сүзләрне әйтә идегезме?

Нина Геннадиевна:

 – Әлбәттә!

 Әхмәтзыя Бариевич:

– Ансыз булмый инде, мин хәзер дә әйтер идем дә, Нина әйтми бит (көлә)

– Хәзерге яшьләргә ни теләр идегез?

Нина Геннадиевна:

 – Хәзер заманалар икенче төрлерәк инде,  яшьләргә теләкләр шул: яратып эшләр эшләре булсын, балаларын куанып үстерсеннәр, еллар имин булсын.

Наталья Чепкасова,

Түбән Юшады авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев