Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Керәшен Сәрдәсендә торучы Фадеевлар гаиләсе «Иң акыллы һәм зирәк гаилә» исемен алды

Гаилә - әхлакый кыйммәтләрне хәзинәдәй сакларга ярдәм итүче җәмгыятьнең нигезе.

Питрәч районының Яшьләр үзәгендә "Семейный выход" дип аталган зур фестиваль-конкурс узды. Аңарда районның алты гаиләсе үз көчен сынады. Катнашучылар арасында Керәшен Сәрдәсеннән Фадеевлар гаиләсе дә бар иде. 

Һәр катнашучы гаиләгә өч этапны узарга туры килде: таныштыру, иҗади номер һәм аш-су осталыгы. Жюри членнары һәр яктан да бәя биреп барды. 

- Башта кызларым район күләмендә, шулай ук, ГТО нормативлары биреп, гаилә белән көч сыный торган конкурста катнашырга тәкъдим иткән иде. Ансында олы кызым гаиләсе белән икенче урын алды. Аннан соң, әлеге "Семейный выход" конкурсына барырга булдык. Заявка бирдек - кабул иттеләр. Төрле-төрле этапларга зур әзерлек белән бардык. Номинациясе дә бик матуры эләкте. Бүләкләре дә зур-зур. Оештыручыларга рәхмәт, чара нык матур узды, - дип уртаклашты Нина Фадеева.

Үз чыгышларында Фадеевлар керәшен культурасына акцент ясады. Милли киемнәр, йолалар турында да онытмаганнар.

Нәтиҗәдә, Фадеевларга "Иң акыллы һәм зирәк" исеме бирелде, истәлекле бүләкләр һәм статуэтка тапшырылды.

Конкурстагы чыгышларының бер өлешен түбәндәге видеода күрә аласыз.

Фото: Наилә Зиганшина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев