Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Юлия Кузнецова: “Күп балалы ана булу авыр түгел, ә куанычлы!”

Бер баланы аякка бастыру зур шатлык. Ә гаиләдә берьюлы берничә бала булу – Алла тарафыннан җибәрелгән зур бүләк. Өстәвенә, ул олы хезмәт һәм чиксез җаваплылык та әле. Ә күп балалы ана Юлия Кузнецова нинди фикердә икән?..

Алабуга кызы Юлия Кузнецова зур һәм тату гаиләсе белән бүген дә үзенең туган шәһрендә яши. Әтисе белән каенатасы – Шүрнәктән, үз әнисе – Черкас, ә каенанасы – Атияз авылларыннан.

Һөнәре буенча, Юлия – хисапчы. 2005 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң кияүгә чыга. Ире Леонид Кузнецов төзелеш оешмасында эшли. Ике югары белеме бар: Леонид – педагог һәм икътисадчы. Булачак ире белән Шүрнәк (балачакта җәйне гел авылда уздырганнар) авылында танышканнар. “Көндезләрен бөтенебез бергәләшеп су коена, кичләрен авыл клубына йөри идек. Ләкин ул вакытта язмыш сукмаклары бергә кушылыр дип уйлап та карамадык. Мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле шәһәрләргә укырга киткәннән соң, без Лёня белән дәдәмнең туган көнендә очраштык. Шуннан мәхәббәтебез кабынып китте”, – дип, хатирәләрен барлады Юлия. Кузнецовлар дүрт бала тәрбиялиләр: Марияга – 15, Аннага – 12, Дарьяга – 8 һәм Сергейга 4 яшь. Кызлары Мария сәнгать мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамларга да өлгергән, калган кызлары да шунда йөри.

“Бәхет ул – туганнарыңның сау-сәламәт, яныңда булулары. Ирем белән гел зур гаилә, балалар күп булуын теләдек. Хыялыбыз тормышка ашты. Күп балалы ана булу авыр түгел, ә куанычлы! Бер балага караганда, берничә булсалар, җиңелрәк тә дип уйлыйм. Алар бергә уяналар, ашыйлар, уйныйлар. Бер-берсеннән арыган вакытлары да була, әлбәттә. Ләкин берәрсе кунакка китеп куна калса, сагыныша башлыйлар”, – ди дүрт балалы ана.

Гаилә кыйммәтләрен үз эченә алган һәм гадәткә кергән тәртипләр була. Мәсәлән, Кузнецовлар гаиләсе бергәләп вакыт үткәрергә ярата. Хәтта, бергә җыелуның аерым көннәре дә билгеләнгән. Әби-бабаларыннан килгән йола-гадәтләр сакланган аерым гаилә традицияләре бар: пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көнендә (Атияз авылының престол бәйрәме – Микайлу) каенана кунакка чакырса, Симет (Черкасово авылында үткәрелә) бәйрәмендә Юлияның әнисендә җыелалар икән. Шулай ук, 12 июльдә Шүрнәктә күрешү гадәте яши Кузнецовларда. Мондый традицияләр, һичшиксез, гаиләнең бердәмлегенә һәм ныклыгына нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев