Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Гаилә – ул иң ышанычлы сыеныр урыныбыз

Җанга җакын җамагатым проекты кысаларында, «Гаиләнең төп тоткасы нәрсә?» исеме астында, социаль челтәрләр киңлегендә «Туганайлар» газетасын укучылар арасында ачык сораштыру үткәрдек.

Бу заманда, һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булу кирәк. Гаилә – ул иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Ни генә булмасын, кеше гаилә кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык кайгыларны уртаклашып гомер юлын бергә атларга булсын. Тату гаиләләрдә безнең балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.
Сораштыруда барлыгы 182 кеше катнашты. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, тавыш бирүчеләрнең 50, 27 проценты (92 кеше) – гаиләнең төп тоткасы мәхәббәт дип уйлый. Ә балалар диючеләр – 36,07 процент (66 кеше), акча тота гаиләне дип санаучы карендәшләребез – 4,37 процент (8 кеше), 9, 29 процент (17 кеше) җавап бирергә кыенсынганнар.

Бу хакта укучыларыбыз фикерләрен дә язганнар. “Гаиләнең төп тоткасы – балалар, әгәр син тудыргансың икән, аларны бөтен җаның-тәнең белән кеше итәргә дә тырышырга, баланың ашарына гына бирергә дигән сүз түгел, ә ин мөһиме аңа гаилә җылылыгы бирергә кирәк”, – дип яза Олы Мәшләктән Анастасия Федорова. Аның сүзләренә Кукмара районының Кызыл тау авылыннан булган Раиса Герасимова да кушыла, “Мин дә гаиләнең төп тоткасы балалардыр димен, алар хакына дип яшисең, барысына да түзәсең. Ә мәхәббәт яши-яши генә киләдер”, – дип язган ул.

Ә менә Альфира Багаутдинова “Гаиләнең төп тоткасы – бер-береңә ышаныч” дип үз фикерен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев