Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Акмановлар – үрнәк гаилә

“Чистай” мәдәни үзәгендәге тантанада катнашкан биш үрнәк гаилә арасында Бахта авылыннан Анна һәм Леонид Акмановлар да бар

“Единая Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты кысаларында уздырылган бу тантана Халыкара гаилә көненә багышланган иде. Аларны Чистай шәһәре җитәкчесе урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районының ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева һәм башкалар котлады. Бу гаиләләргә “Крепкому союзу сердец” статуэткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бахта клубы методисты Анна Владимировна (1984 елгы) белән шәхси хуҗалык җитәкчесе һәм Леонид Васильевич (1977 елгы) Акмановлар – авылда үрнәк гаилә. Алар Бахтаның мәдәни тормышында да, авылдагы өмәләрдә һәм башка көндәлек эштә дә актив катнашалар.

Акмановлар үзләренең шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар асрыйлар: 4 баш сыер, 5 тана, үгез, 4 бозау, кош-корт. Аларны туйдыру өчен, үзләренең 19,5 гектар җирләрендә люцерна, арпа һәм башка культуралар үстерәләр. Өлкән Акмановларга, үзләре әйтүенчә, хуҗалыктагы эштә, күбесенчә, балалары ярдәм итә.

Олы уллары Владимирга – 18 яшь, ул быел Түбән Кама шәһәрендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжын тәмамлый. 7 июльдә сроклы хәрби хезмәткә чакырып, повестка биргәннәр инде. Ватан алдындагы бурычын үтәп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Икенче уллары Андрейга – 15 яшь, ул Бахтадан өч чакрым ераклыктагы Мөслим авылы мәктәбендә укый. Тугызны тәмамлый, математикадан беернче имтиханын тапшырган. Андрей, баян классы буенча, Чистай музыка мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта Чистайның “Батыр” мәктәбендә армспорт белән шөгыльләнә. Төпчекләре – игезәкләр Артем һәм Яна 2нче классны тәмамлыйлар.

“Үзем дә шунда эшләгәч, гаиләбез белән авыл клубында, мәдәният эчендә кайныйбыз. Ирем спектакльләрдә уйный. Рольләрен тормыштагыча итеп, ышандырырлык башкара белә. Балаларның олылары “Тәңкәләр” ансамблендә йөрделәр, – дип сөйләде Анна Владимировна. – Җирлектә, Мөслим белән бергә, өч авыл булып, безнең Бахтада 280ләп кеше яши. Урал – бәләкәй авыл. Мин үзем Югары Кондрата авылыннан. Каенанам да Анна исемле, аның белән бер йортта – 20 елга якын. Дус-тату яшибез, балаларым да әбиләрен яраталар”.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм шундый матур, тату,эшчэн гаилэгез белэн.Алдагы тормышыгызда да гол шулай яхшы булсын барысыда,нык салэмэтлек,гаилэ ,балалар бэхете,муллык беркайчанда ташламасын узегезне!