Түбән Әрнәштән Анна Тарасова шигырьләре
Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылында яшәүче Анна Андреевна Тарасовадан (Данилова) 2008елны Владислав Домолазов язып алган.
Безнең өстәлләргә шул килешә,
Көреләбүк суккан, ай, ашъяулык.
Бу ашаганнар ла, бу эчкәннәр, —
Олылардан калганнай ашамлык.
Бу өстәлләрдәге пешкән ризыклар,
Бар да тәмле, пешкән лә бодайдан.
Үзебезгәй ошаган кодаларны,
Теләп кенәй алдык ла Ходайдан.
Өйнең түрләрендә утырган чакта,
Рәшәткәгә төшә лә шәүләгез.
Өйләргә кайткач та онытмабыз,
Күз алдында торыр ла гәүдәгез.
Өйнең әйләнәләрен өч әйләндем,
Өйнең түрләрендә дей эз булгач.
Өйнең эчләренә җәмнәр керде,
Өстәл башларында шул сез булгач.
* * *
Аргы җакта — ак җаулык,
Бирге җакта — күк җаулык.
Кодаларның ашы чыга,
Каршы алыйк кул чабып.
Сары буяуларга, эй, буялган,
Безнең кодаларның баскычы.
Чемоданнар белән ипи-тоз килгән,
Бармы икән моның, эй, ачкычы.
Менә-менә арып беттем,
Биек икән безнең туганайларның баскычы.
Менә бу чәркәләрне эчеп бирсәң,
Шушы булыр ла аның ачкычы.
Җугары очтан түбән очка,
Ак калпакайлар кигән дей кыз килә.
Басыекай аякка, алыйк каршы,
Ипекәйләр белән дей тоз килә.
Агыйделләр җөзеп чыктым,
Мәк чәчәккәйләре чәчәргә.
Ней теләкләр генә телим икән,
Сезнең белән бергә җәшәргә.
Иртән торып тышка чыксам,
Хәсиләләр җата ай кебек.
Сезнең җырлаган җыруларыгыз,
Җөрәкләргә җата дей май кебек.
Җыраклардан дый күренә,
Чистай кибетләренең җозагы.
Сезнең белән бергә җәшәр өчен,
Килсен иде гүмерләр озагы.
* * *
Кара урманнарга керү белән,
Карлыганнар тия түшемә.
Сезнең белән бергә утырасым
Өч көн алдан керде төшемә.
* * *
Биек тауның башларында
Җапрак җәрминкәсе, дей.
Телегезнең әйләнеше,
Патипон тәрилкәсе, дей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев