Николай Александров: «Зиһене чуалды кышның»
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылының җирле шагыйре Николай Александров шигырьләре
Зиһене чуалды
Зиһене чуалды кышның -
Җыр җырлап, тамчы бии;
Челтерәп, гөрләвек ага,
Гыйнвар - кыш ае, дими.
Яз дисәм, ае - кышныкы,
Кыш дисәм, яңгыр ява;
Күңелне әллә нишләтә
Яз исе тулган һава.
Ә кошларга кара әле -
Аларга да " җан" керде;
Кояш чыгып, нурын сипсә,
Бөре уяныр инде.
Без тауларда шуган кебек,
Карлар түбәдән шуды.
Рәхәт тә соң! Кышкы бу яз,
Әйтерсең лә,
Җанны, күңелне юды.
Раштуа
(Балачак хатирәсе)
Иртә яттым – иртә торам:
Иртәгә бит Раштуа;
Изге көндә һәрбер бала
Таңнан да иртә тора.
Олылар бөтенләй ятмый,
Олылар келәү әйтә:
Христосны данлыйлар алар,
Иминлек өмет итә.
Мин дә тырышып ятладым,
Кергәч тә һәрбер өйгә,
Иисусны данлап сөйлимен
Салып сүзне бер көйгә.
Нәнәем өйрәтте миңа:
“Бу сүзләр, балам, изге,
Әйтәсең – күңел сафлана,
Яктыра адәм йөзе.
”Иртүк торып җыелдык та
Чыктык урамга бергә,
Төркем-төркем бала-чага
Йөриләр өйдән өйгә.
Без - һәр өйдә көтеп алган,
Һәр өйдә - олы кунак ,
Мактыйлар, рәхмәт әйтәләр
Һәм озаталар сыйлап.
Күп өйгә кердек ул көнне,
Бик тырышып данладык,
Сихри сүзләр икән алар, -
Менә шуны аңладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев