Никифор Тукмачевның яңа шигырьләре
Зәй ягындагы Югары Баграж егете, Түбән Камада яшәп иҗат итүче танылган керәшен шагыйре Никифор Ионович гомер буе поэзиягә тугрылык саклый. Сиксән дүртенче яшен ваклаучы карендәшебез күңелендә шигырь уты сүнмәсен, поэзиягә гашыйк җаннарны яңадан-яңа шигырьләре белән сөендерсен.
Сагыш
Болай сагыныр идемме,
Шушы җирдә тумасам,
Тау итәкләрендә ятып,
Җир җиләге җыймасам.
Болай сагыныр идемме,
Читтә яшәп туймасам,
Сабый чактан яланаяк
Җир җылысын тоймасам.
Болай сагыныр идемме
Таң йокыларым бүлеп,
Бер нарасый бала кебек,
Кайнар яшьләрем түгеп.
Көземә керәм
Ни кайгыгыз бар, каеннар,
Ниләргә саргайдыгыз?
Көзге җилләр исте мәллә,
Бармы авыр кайгыгыз?
Язлар җиткәч, җылы кояш
Нурына үрелерсез.
Өр-яңадан яңа, яшел
Күлмәккә төренерсез.
Сары толым — иңегездә,
Сабырлык билгеседер.
«Сабырлык — сары алтын», — дип,
Дөрес әйткән бит кемдер.
Язларны көтик, язларны,
Өметләрне өзмичә.
Сабырлыклар җыеп булмый
Сагышларга түзмичә.
Сезнең кебек уйга чумып,
Мин дә көземә керәм.
Кыю керәм, кышлар мине
Алып китмәсен беләм...
Туганым бүләге
Бер туганым затлы күлмәк бирде,
Бүләк итеп туган көнемдә.
«Саклап кимә, яратып ки, — диде, —
Туза күрсен җылы тәнеңдә».
Еллар уза торды, күлмәк тузды, —
Бик яратып, саклап кисәм дә.
Туганым юк инде, күңел тула
Төшләремдә генә күрсәм дә.
Аңламассыз ничек дисәм дә
Кадерен белмәдек исәндә...
Әни сүзе
Әни миңа шундый сүзләр әйтте,
Җаны сүнеп барган көннәрдә
(Әни сүзе онтылмасын өчен
Әйтеп калдырырга кемнәргә?):
«Мал җыймадым сезгә калдырырга.
Байлыгым шул минем бар булган, —
Авыр чакта сезне саклап калдым,
Якты дөнья сезгә калдырам».
Гомер буе мин дә мал җыймадым,
Байлык җыю безнең канда юк.
Якты дөньяларда яшәр өчен
Тик әниләр генә янда юк.
Вакыт
Вакыт бетә, вакыт җитми, —
Күпме генә булса да.
Эшләнәсе эшләр кала,
Әйтеләсе сүз кала.
Вакыт бара — оча гына,
Чаба күзгә күренми.
Вакытның очкан тизлеген
Хәтта галимнәр белми.
Белмәгәнне, күрмәгәнне
Күрсәтер, дибез, вакыт.
Уфтансаң да, ялгышларны
Төзәтми кире кайтып.
Терелеп булмый чирләрдән,
Урында ятып кына.
Күңел, йөрәк яраларын
Дәвалый вакыт кына.
Туктаган да кебек вакыт,
Зарыгып көткән чакта.
Ходайдан бирелгән гомер
Заяга үткән чакта.
Юкта да вакыт табыла, —
Үзеңә кирәк чакта.
Вакыт юк дип зарланмагыз,
Аякта йөргән чакта.
Вакыт — бәхет, бер Ходайдан
Безгә бирелгән гомер.
Бушка вакыт узгарсагыз,
Үкенерсез әле бер.
«Вакыт — акча», — диләр хәзер
Дөньяны тотучылар.
Акчасызны ни көткәнне
Уйласаң, котың чыгар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев