Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Казаннан Елена Данилова шигырьләре

Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән Елена Данилова – талантлы биюче, музыка коралларында уйнаучы, керәшен җыруларын башкаручы, шигырьләр иҗат итүче һәм олы тәҗрибәгә ия сәхнә остасы.

КЫРГЫЙЛАР

...Нык бәдәнле, таза-төз умырткам
Карт багана кебек сыгылды...
Кайчан гына,
кемдер – ышыкланып,
кемдер–арка терәп җылынды…

Гомерем буе зур мич булдым кебек:
Уңга-сулга сиптем нурымны.
Ләкин, үзем, ялган вәгъдәләрдән
Кабат-кабат, укшып, буылдым.

Онытылып барам кебек. Бүген
таный алмыйм яңа буынны.
Әллә, алыш- биреш заманының,
Кыйммәтләрен үзем будыммы?!.

Сарык көтүендә кыргый кәҗә –
Качкын сизгерлегем сиздерә:
Артка карыйм, алга... Баш имичә
Күп түзелгән... Күпме түзергә?..

Качар тишек-тошык табып була
Торганда да биек киртәләр.
Тик, кызганыч, янә шул көтүгә
Куып тотып, кыйнап кертәләр...

... Аерылсам аю ашар диеп,
Бүленмичә–куркып бүредән –
Кайта-кайта басып бер тырмага,
Аяк алалмыйча тилмергән,

көтү күләгәсен ышык итеп
Яшәгәннәр буа буарлык...
Безнең буын, әлдә, көчле булды,
Теләмәсәк– көтү булмадык!

Сарык саны булып йөрмәгәнгә
Алалмадык зур-зур исемнәр.
Бүгенгене "күрми онытканнар".
Безне, үлгәч "зурлап исемләр"...

"Исемсезләр исемлеге"н күмеп,
Казып алгач кемдер бәяләр,
Бәлки... бәлки...
Бүген яшик көлеп:
Исән булыйк, кыргый кәҗәләр!

ГАДЕЛЛЕК
Хәтер барлыйм:
Күрәм төпкелендә
Үткән гомер "дөрләп янганын"...
Явызлыгын салып, көлә-көлә,
Тәнем төреп ялкын ялмавын.
Мин сыкравын тоям, иңри-иңри,
Җан парәмнең көлдәй сибелеп;
Тамырларда, укмашып, кан дөрли,
Өч буын җан яна илереп.

Мин, үткәнне киләчәккә бәйләр
Өзелмәслек чылбыр кыршавы.
Сәерлекме, төбе-тамыры белән,
Нәсел-ыруыма охшавым?!.
Миндә бабамнарның хәсрәт яше–
Куырылган, кагып-сугудан.
...Һәм сагышы. Теткәләнгән язмыш–
Тамырыннан илдән куудан...
Һәр күзәнәк, җелегемдә сызлау,
Авырлыгын тоеп иңемдә,
Сорау бирәм:
–Гаепләре нидә,
Сыйдырмаслык туган җирендә?..


Мин бу җиргә кеше булып туган,
Токымына тугры көрәшче.
Куркак түгел!.. Куркакларның

«җанын ала-ала» бик күп көрәштем.
Күрдем, "ир сыныгы"– ялагайлар
Күз яшереп үткән чакларны.
Мине саткан, атканнарын күрдем,
Оятсыз һәм кансыз затларның...
...Мин, үткәнне киләчәккә илтеп
тоташтырган бүген, карыннан.
Тәү яралган җанга,- көрәшсен!- дип
Ыру каны белән язылган!

Тирән сырлар белән челтәр-челтәр
Кушучымда алгы көннәрем.
Һәм көрәшем:
амәнәтне үтәп –
Һәр ялганын, һәр сукмагын сүткән–
Мең таптаган даулы эзләрем.

Гаделлеккә сусап төп асылым
Булмаса да тиеш кадердә–
Мәкер, тозак белән сак корганның,
Бөкеремә килеп баш органын
Көтәм әле...
керми кабергә!..

Алина Кондратьева фотосы, Туганайлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев