Геннадий МАКАРОВ сүзләре һәм музыкасы.
Тормыш юлында язмыш кушканча кешеләр барган,
Әрберсе дә аркаларына качларын алган.
Арада берсе, качым авыр, дип, уфтанып барган,
Бу адәм, хәйлә корыйым, диеп, арткарак калган.
Урманга кереп, җиңел булсын, дип, кач очын кискән,
Сиздерми генә юлаучыларны ул куып җиткән.
Кеше алдалап, ялганлавына ялкау сөенгән,
Тик юлларында чыкмаслык тирән упкын күренгән.
Куеп качларын, упкын өстеннән барысы чыккан,
Ялкауның качы кыска булганга, упкынга очкан.
Әрбер кешенең үзенә буоган тормыш качы бар,
Язмыш качына авырсынмаска җүн бирче, Ходай.

Нет комментариев