Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачевның яңа шигырьләре

Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрь ул.

Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре. «Кама Таңнары» әдәби берләшмәсе члены. 

Безнең бәхет
Безнең бәхет, ана бәхете ул,
Безнең кайгы — ана кайгысы.
Үзе ана булмый аңлый алмый
Газиз балаларның кайберсе.

Ачыш түгел, безнең тамырларда
Әниләренең кайнар каны бит.
Күкрәкләрдә — безгә бүлеп биргән
Әниләрнең газиз җаны бит.

Чын күңелдән, ихлас була бит ул
Әниләрнең генә теләге.
Гомер буе безнең өчен тибә
Әниләрнең генә йөрәге.

Вакыт җитми, каршына тезләнеп,
Әниләргә рәхмәт әйтергә.
Әллә вакыт, әллә акыл җитми
Исән чакта бәхилләтергә.

Ятим телләр
Теле белән ягымлы да кеше,
Теле белән була явыз да.
«Держи язык за зубами», дигәч,
Тимер тешләр куйдым авызга.

Ясалма теш үз «тел»ләрең түгел,
Үтәмиләр куйган бурычны.
Нигә кирәк шундый гыйбарә, дип,
Битәрләп тә алам урысны.

Алай гына тыеп буламы соң
Әсирлектә калган бу телне?!
Ирек даулап, казналарын ватып,
Бәреп чыккан телем беркөнне.

Үсү кая?! Югалып баралар —
Шундый хәлдә минем телем дә.
Күпме телләр бүген ярдәм көтеп,
Ятим йөри туган җирендә.

Шигырь язу
Шигыремене көйгә салып,
Җырлап йөрүчеләр бар,
«Ничек шигырь язасы», — дип
Сорау бирүче дә бар.

Кешегә сөйли күрмәгез,
Сер итеп кенә әйтәм:
Көнгә бер шигырь язам да,
Еллар буе төзәтәм.

Әле шулай төзәтеп тә,
Китәләр бит хаталар.
Еллар узгач, ул хаталар
Йөземне кызарталар.

Каләмне яшереп куям,
Башка язмам, дим, җитте.
Шигырь язып түгел, гомер
Шигырь төзәтеп үтте.

* * *
Шөкер, аралашып яшим әле,
Япа- ялгыз буласым килми.
Гаҗәп, танышларым арткан саен,
Чын дусларым көннән-көн кими.
* * *
Хәерчеләр арта, байлар үрчи,
Ниләр генә инде кыларга?
Халык саны илдә кими диләр,
Ничек кенә шуны аңларга?
* * *
Авырайды куллар, аякларым,
Элек ничек димен йөртелгән?
Үлчәүгә басам да шаклар катам,
Авырлыгым күпкә кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев