Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надежда Токранова – «Халкыма»

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында туып үскән Надежда Токранова халкына ялкынлы шигырь багышлый.

Керәшеннәр җырлы халык
Моңга тулган дөньясы.
Җырга- моңга тулы күңел,
Ничек җанга сыясы.

Иркен күңел, шат ла җөзләр,
Кайлардан килгән безгә?
Ходай биргән, күктән иңгән
Саргаймас җөрәк бездә.

Чын җарату белән карыйм,
Халкыма горурланып.
Кечкенәдән тугры хисләр,
Килә миндә сакланып.

Безнең кулда саклап калу,
Халкыбыз асылташын.
Киләчәк буын кулына,
Салабыз халык башын.

Уйларга кирәк бүгеннән,
Өметлеме киләчәк?
Һәр керәшен урынына,
Нинди бәндә киләчәк?

Безнең кулда, бездән тора,
Милләтебез язмышы.
Яклый белик, саклый белик,
Ходай бирер яхшысын!

Чыганак: Н.Токранованың шәхси бите

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев