Игътибарыгызга Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында туып үскән шигырьләр һәм җырлар иҗат итүче Надежда Токранова иҗатын тәкъдим итәбез.
Качману
Качмануны көтә идек ,
Балачакта авыл белән.
Чиләк-көянтәсен асып,
Китә иде күрше-күлән.
Әбиләр алда баралар,
Бөтен тотнак та аларда.
Кач манасы кешеләр дә ,
Сынау тота нәкъ аларга.
Дәдәе, малай-шалайы,
Суга ла керә ышанып.
Чыгалар аннан сөенеп,
Әйтерсең , бардан бушанып.
Ходай безгә бәйрәм биреп,
Суларны ла арыу иткән.
Чын күңелдән ышануны,
Күңелләргә салып киткән.
Олылавы безнең кулда,
Ходай биргән бәйрәмнәрне.
Каралтмыйча,югалтмыйча,
Саклап калыйк күңелләрне.
Козяково-Челны (Казаклар-Чаллысы) фотосы.
Нет комментариев