Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Клавдия Максимова шигырьләре

Клавдия Максимованың Зәй районындагы туган авылы Кабан Бастырыкка, аның кешеләренә булган мөнәсәбәте, табигатьне яратуы шигырьләренә дә күчкән.

Кайт авылың Кабанга 
(җыр)

Челтер-челтер ага чишмә
Сандугачлы таңнарда.
Юк бит дустың таш калада,
Кайт авылың Кабанга.

Алыштырма авылыңны,
Алыштырма калага.
Туган авылың көтә сине, 
Кайт авылың Кабанга.

Торна тавы итәгенең
Йөзик ак томанында.
Яшьлек эзләрен табарсың
Авылың Кабаныңда.

Чал басмалы текә ярың,
Борылып аккан суларың...
Сагнып искә алырсыңмы,
Матур яшьлек елларын.

Кабан тавы
Кабан тавын сыйпап үтә 
Ак канатлы болытлар.
Ак болытны тотар идем,
Биек тау кыялары.
Сабый чакта торып калган 
Балачак хыяллары...
Күтәрелдек тау башына 
Канатып тез, терсәкне.
Авырлыкларны җиңәргә
Тау үзенчә өйрәтте.
Менеп җиттек дигәч кенә
Тәгәрәдек без аска,
Тавым тагын кулын сузды,
Бастырды яссы ташка.
Түбәсенә менеп баскач,
Җиләк белән сыйлады,
Чәчкәсеннән такыя үрдек,
Аунап, уйнап туймадык.
Кабан тавым үз очына 
Куйды да туган якны,
Без сабыйларның йөрәгенә 
Күп хатирәләр салды.
Итәгеннән борылып аккан 
Бастырма елгасында
Балык тоттык, су коендык, —
Балачак үтте шунда.
Сусаганда Кабан тавым
Учыннан су эчерде,
Чишмә җырын, кошлар җырын
Күңелләргә күчерде.
Туган яклар берәү генә ,
Булалмый яңалары,
Кабан тауда аунап үскән,
Без — Кабан балалары!

Мин яратам сине, Кабан халкым
Күзләремә зәңгәрлеге төшкән,
Зәңгәр күкне сөеп караганга.
Әле аның зәңгәрлеге шуннан — 
Зәңгәр кыңгыраулы болыннардан

Каеннарың белән бергә, мине
Шифа җирең сөеп үстерде.
Таңнар моңын, чишмәләрең җырын
Тавышыма минем күчердең.

Чишмә җырың — минем тавышымда,
Челтер-челтер булып ага гына.
Табигатең, халкың — үзгә, якын,
Мин сокланып яшим Кабаныма.

Йолалардан читләргә тайпылдырмый,
Тәрбияләдең мине читкә какмый.
Үз Кабаным күңелемә якын,
Мин яратам сине, Кабан халкым.

Гади бер кыз мин, гади авыл кызы,
Гади дә мин, ләкин горур да.
Гадилегем — табигатемнәндер,
Горурлыгым — керәшен булуда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев