Кышларын ызба саклаганда, яшьләр бер-берләренә багышлап җырулар башкаралар.
-Сары атлар җиктем лә мин әй, сатуга лай,
Сары майлар эчтем лә катуга.
Үземә дип үземә исләрем китә,
Сезне җангынайларым тартуга.
-Кара урманнарны чыккан чакта,
Карчыгалар микән кагынган.
Очкылыгың тотса, тотлар исеңдә,
Мин булырмын ла сине сагынган...
Ак укалар белән сары уканы
Бөкләп салып булмый сандыкка.
Сез туганайларның якты лай йөзен
Күреп туеп ук булмый тансыкка.
Безләр без үзебез әй китәбез,
Басыятьләргә калыр сүзебез.
Кайсылары мактар, кайсы җаманнар -
Без булмабыз тик монда үзебез.
Нет комментариев