Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен җырулары

Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Ул кешенең юлдашы.

“Йөзек салу”

 

Чәчәктән-чәчәккә кунып

Бал җыя бал кортлары.

Бай да булсын, сау да булсын

Бу кешенең җортлары.

 

Сары сандык нигә кирәк

Сабын салырга кирәк.

Сагынсаң да, саргайсаң да

Сабыр итәргә кирәк.

 “Чәчең чылбыр”

Чәчең чылбыр, чәчең чылбыр

Тартып өзәрлек түгел.

Чәчең чылбыр, үзең былбыл

Күрми түзәрлек түгел.

 

Күкеле сәгать астына

Куйдым беләзегемне.

Төнлә төшләремә кереп

Өзәсең үзәгемне.

 

Кашың кара, кашың кара

Каралткангандыр инде.

Карыйм-карыйм, карап туймыйм

Яраткангадыр инде.

 

Сезнең шомырт чәчәктәме

Безнең шомырт чәчәктә.

Тегеләрнең киленнәре

Булырсың киләчәктә.

 

 

“Сәрдә көе”

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырлыйк әле күп итеп.

Мондый кадерле кичләрне

Онытылмаслык итеп.

 

Җырлыйк Сәрдә көйләрен лә

Сәрдә көе - моңлы көй.

Безнең ише моңлыларны

Моңландыра торган көй.

 

Эх, дусларым, җырлыйк әле

Сызылып таңнар атса да.

Узган гомер кире кайтмас,

Сулар үргә акса да.

 

 

 “Эй, канатым”

 

Аралар җырак булса да, күңелләр җакын булсын,

Эй, канатым най, күңелләр җакын булсын най.

 

Сандугачым, син бәләкәй, зурайырсың кагынгач,

Эй, канатым най, зурайырсың кагынгач лай.

 

Бер уңнарга, бер сулларга, карыйм сезне сагынгач,

Эй, канатым най, карыйм сезне сагынгач лай.

 

Кызыл-кызыл бөрлөгәннәр җул буйында тезелгән,

Эй, канатым най, җул буйында тезелгән нәй.

 

Минем кеүек барлар микән сезнен өчөн өзөлгән,

Эй, канатым най, сезнен өчөн өзөлгән нәй.

 

Сары сандугач баласы тал төбендә таш ашый,

Эй, канатым най, тал төбендә таш ашый лай.

 

Тасма телләргә ышанма, тасма телләр баш ашый,

Эй, канатым най, тасма телләр баш ашый лай.

 

Аралар җырак булса да, күңелләр җакын булсын,

Эй, канатым най, күңелләр җакын булсын най.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев