Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Тыныч еллар, бәхет теләп»

Мамадыш ягындагы Владимир авылы егете, илебезнең иң зур сәхнәләрендә балкыган, иң югары вазифалардагы җитәкчеләр каршында чыгыш ясаган җырчы Георгий Ибушев — шагыйрь буларак та танылган шәхес.

Кышның ап-ак карларына күктәге авыр болытлар яше коелган бер мәлдә — яңа 2024 ел алдыннан гына язылган шигырьләре күңелләребезгә энҗе карлар яктылыгын өстәсен.

Ява карлар
Ява карлар, карлар белән
Ява хыял, якты уйлар.
Аклык булып, сафлык белән
Үткәнне кар күмә шулай.

Ява карлар, яуган карлар —
Синдә — хыял, миндә — хыял.
Күңелләргә өмет тулган,
Нидер көтә Яңа елда.

Олы бәхет килер сыман,
Аклык иңгән юлларыннан.
Себереп ява, уйнап ява,
Күңел күген кагып ала.

Бар борчулар, үпкә-сагыш
Адашсын дип, бураннарда.
Чистарынып күңел кала,
Ява карлар, оча карлар.

Бөтереп алып, коча алар —
Тыныч еллар, бәхет теләп,
Тирә-якны җем-җем килгән
Энҗе бөртек белән бизәп. 

Рәшә чыңы
Анда ерак офыкларга,
Тау битләре тиеп тора.
Әйтерсең шул үр өстеннән
Чың чишмәсе агып чыга.

Анда шундый җиңел, йомшак,
Уйнап торган рәшә назы.
Күгелҗем нур белән тулып,
Аның зыңлап торган чагы.

Йөгерәсе килә шунда,
Коенырга шушы нурда.
Шигырь белән рәшә чыңы
Шунда бергә кушылыр да,

Тургайларның челтерәп торган
Кыңгыраулы җырын алып,
Тау битеннән кылганнарның 
Ефәк, йомшак шавын салып,

Һәм туар күк гаҗәеп саф,
Моң рәшәсе дулкын булып.
Рәшә чыңы шулай туа,
Матурлыктан нурга тулып.

Үзем эчтән сизәм аның
Нинди затлы җыр буласын.
Рәшә чыңы чыңлап торган 
Җырга җаным кушыласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев