Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева: «Сердәшем гармун»

Елена Григорьеваның абыйсы турында истәлекләреннән.

Бу шигыремне «җан дустым» ның сурәте белән куясы иттем. Абыемның — бәләкәй дәдәм Иванның гармуны бу. 1984 елның февралендә Әфганстаннан тәрәзәсез цинк табутта кайтарып җирләделәр аны... Кайтырына бер ай калганда!.. Әниемнең шушы гармунны кочаклап елаганнары һаман күз алдында, такмаклап әйткән һәр сүзе колакта, күңелдә калган... Кайчан да булса, бәлки, аерым пост итеп язармын.

Үзем дә шушы гармунда уйнарга өйрәндем, үзлегемнән! Шул гармуным мине мәдәният институтына алып килде, алга таба юл күрсәтүче маягым булды. Рәхмәт сиңа, Гармун!

Сердәшем гармун

Каткан бәгырьләрне эретәдер,
Уйный гармун йөрәкләргә үтеп.
Ике җан дус моң тарата җиргә,
Шатлык-кайгыларны бергә сүтеп.

Көйли гармун зарым, ә мин сөйлим
Җанга-канга сеңгән моң сүрәсен:
„Газиз башлар белми ни үтәсен,
Беркем күрмәс, дустым, без күрәсен!“

Сынган канатларны төзәтерлек
Көч-дәрт алдым синнән, өмет бирдең.
Дусларга да чишмәс серләремне,
Уйларымны, гармун, тик син белдең!

Әй, гармуным, аерылмас дустым,
Бер җан, бер тын булып үрелгән без!
Шатлыкларны бергә җырлап узган,
Сагышлардан бергә түгелгән без!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев