Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева-Данилова: «Иярсез җил»

Елена Григорьеваның өр яңа шигыре.

Төн тынлыгын бозып, йолкый иярсез җил,
Әй, сызгыра, чиктән ашкан зарын сукрап!..
Һәр йорт саен, тәрәз кагып, бәет сөйли-
Галәм- җиһан сагыш көен, иңрәп-сыкрап!..

Тыңла, ишет! Җил илерә, җил тилерә-
Төзәлмәслек яралардан чүккән, батыр!..
Күкләр иңләп, иңрәп-иңрәп җил дә елый-
Җир сулышын тоеп үкси, елый, бахыр!

Ирсез калган толлар зарын, ятимнәрнең
Гомер кипмәс күз яшьләрен, кемнәр күрер?
«Балам,»- диеп, җанын биргән аналарга
Исән улын кем кайтарыр, кемнәр бирер!?.

Тынлык бозып, бүген, җилләр хаким итә-
Мин көнләшәм сездән, җилләр, сез ирекле!
Иярләмәс сезне беркем тәртәләргә,
Кадакламас-тартып алмас шул хөрлекне!

Уйга чумып, мин, тынлыкның үзен тыңлыйм-
Тынлык бозып шаяралар җилләр генә.
Мөмкин булса, җилләр белән
очар идем,
Җил-җилкәнне канат итеп иңнәремә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев