Минзәлә районының Түбән Юшады авылы халкы һәр шимбәне көтеп ала.
Түбән Юшады халкының күңелен күрер өчен, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова һәм аның ире Асаф Шиһапов үзара салым акчасына урнаштырылган репродукторларга кызыклы кулланыш таба. Атна саен репродукторлардан “Авылымның җәйге кичләре” тапшыруы яңгырый.
Әлеге тапшыруның инде соңгылары гына калып бара, ә көзгә кергәч, Наталья Чепкасова башка форматтагы тапшыру чыгарачагы турында әйтте.
Түбән Юшадылылар белән бергә “Авылымның җәйге кичләре”н тыңларга тәкъдим итәбез!
Нет комментариев