Балык Бистәсе районындагы Ури авылында борынгы кабык арбаны заманга яраклаштырганнар
Ури авылы яшәүче Евдокия Толстова бик үзенчәлекле һәм эчтәлекле видеоязма төшергән: керәшен күлмәкләре кигән керәшен әбие борынгы кабык арбаны бишек җырын җыр-җырлый тирбәтә. Арбаның бизәлешенә игътибар итмәсәң, борынгы заманнарны хәтерләтә әлеге видеоязма. "Бу арбада минем кайнатам, кайнатамның сеңлесе - урсай Зоя түтей, иптәшемнең дәдәсе Михаил тирбәлеп үскән", - ди Евдокия Толстова.
Нет комментариев