Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

"Туым Жондозы"- "Рождественская звезда" конкурс-фестиваленең Чистай зонасы сайлап алу туры җиңүчеләре кем?

5 декабрь көнне "Туым Жондозы"- "Рождественская звезда" конкурс-фестиваленең өченче зона сайлап алу туры узды.

Өченче зона этабы Чистай шәһәренең Яшьләр үзәгендә оештырылды. Чарада Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Зәй районнарыннан килгән яшь башкаручылар һәм коллективлар катнашты.

Конкурс башланыр алдыннан катнашучыларны Чистай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Ларионова һәм Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов сәламләделәр.

Катнашучыларның чыгышлары тәмамлангач, фестивальнең жюри членнары – Геннадий Макаров, Эльвира Камалова, Эльмира Кашапова сәнгать җитәкчеләренә номерларны яхшыртыр өчен киңәшләр бирделәр.

Жюри рәисе Геннадий Макаров конкурста катнашучыларның әзерлекләре елдан-ел камильләшүе турында сөйләде. Беренче елларда катнашучылар керәшен киемнәре буенча зур ялгышлар ясаган. Мәсәлән, кызлар хатын-кызлар киергә тиешле сүрәкә белән чыгыш ясаганнар. Бүген, исә, кызлар сәхнәгә калфак белән чыга. Репертурның төрләнүе дә билгеләнде. Хәзер яшь башкаручылар, танылган җырлардан бигрәк, авылларнының борынгы җыруларын өйрәнеп килә. "Бөтен халыкның да мондый фестивале юк. Безнең фестиваль җирле традицияләрне саклауга юнәлдерелүе белән үзенчәлекле. Зәйләрдән без Зәй, Алексеевсктан Алексеевск фольклоры сорыйбыз", - дип сөйләде Геннадий Макаров.

Яшь башкаручыларның иҗаты белән тынышырга Алексеевск благочиниесының Благочинные протоиерей Павел Чурашов та килгән иде. "Ата-бабаларыбыз саклап калган мәдәниятне яңартуыгыз сөендерә. Мәдәниятебезне саклап кала алсак, алга таба да үсәргә була. Сәхнәләрдә күп очракларда өлкәннәр чыгыш ясый, яшьләр юк. Бүген мин сәхнәдә балаларны күрдем, аларның чиста матур тавышларын ишеттем. Безнең халыкның киләчәге барлыгын аңладым", - диде Павел Чурашов.

Бу зонада яңа исемнәр күп яңгырады. "Этник вокал", "Халыкчан вокал", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор-этнографик коллектив", "Халык җыры вокаль ансамбле", "Фольклор-эстрада ансамбле", "Этник халык уен кораллары ансамбле", "Этник инструментларда башкаручы" номинацияләрендә барлыгы 8 номер тәкъдим ителде. Күп конкурсантлар үз төбәгенә генә хас җырлар, биюләр әзерләгән иде. Андый конкурсантларга жюри рәисе югары бәя бирде.

Шулай итеп, Чистай зонасында үткән сайлап алу турында җиңүчеләр:

- Зәйдән "Сандугач" фольклор ансамбле беренче урын ("Вокал-инструменталь ансамбль номинациясе");

- Чистайдан "Задоринки" ансамбле беренче урын ("Фольклор-этнографик коллектив" номинациясе);

- Зәйдән "Бишкәй" ансамбленә икенче урын ("Фольклор-этнографик коллектив" номинациясе);

- Алексеевск районынан "Айбагар" ансамбле беренче урын ("Фольклор-этнографик коллектив" номинациясе);

- Чистайдан "Тәңкәләр" фольклор ансамбле өченче урын ("Фольклор ансамбль");

- Зәйдән Азалия Хәйруллина икенче урын ("Фольклор-эстрада вокалы");

- Зәйдән Рената Вәлиәхмәтова беренче урын ("Халыкчан вокал");

- Зәйдән Алексей Краснов беренче урын ("Этник вокал").

Киләсе сайлап алу зона этабы 15 декабрь Казан шәһәрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев