Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Әтей, әней, җырак җиңгей

Гореф-гадәтләребез

Әтей, әней, җырак җиңгей,

Түтей, дәдәй, печкәчәм.

Әбей, бабай, нәнәй, тәтә,

Кайнеч, балдыз, кодача.

Кеше тугач та исем алуга карамастан, гаилә-ыру кешеләренең бер-берсенә якынайту, туплау, бөтен итү максатыннан, сөйләмгә шундый матур, җылы сүзләр кергәндер ул.  

Якты дөньяга китергән иң якыннар - әти белән әни. Аларга төрле төбәк керәшеннәре төрлечә дәшә. Мисал өчен, безнең Бакалы керәшеннәре тәтә һәм нәнә дип дәшә. Билгеле, бүгенге яшьләр инде папа белән мамага күчеп беткәннәр. Керәшеннәрнең күбесендә әтей, әней киң таралган. Ана кешене әле тагын нәнәй, нәнәү, нәнә дип атаган җирләр дә бар. 

Ыру башы- әби-бабайларны да төрлечә атыйлар. Әти ягыныкылар - әбей, бабай, бабау, ә инде ана якларына җырак сүзе дә өстәлә, җырак бабай, җырак әбей.

Гаиләдәге бертуганнар да бер-берсенә, яшь аермалыкларына карап, түти, тутай, дәдәй дип, кече туганнарга апак, апагым дип дәшәләр. Без үзебезнең нәнәнең кече сеңлесен анак түти дип йорттек. 

Әти белән әни ягы туганнарын да балалар түти, дәдәй дип йөртәләр. Әни якларыныкына җырак сүзе өстәлә. 

Әти яклары туганнарының өлкәннәренә ак сүзе дә өстәлгән, ак дәдәй, ак түтей. Кече туганнарына кечти сүзе өстәлгән. Кечти дәдәй, кечти түтей. Безнең Бакалы керәшеннәре әтинең иң өлкән ир туганнарын зурәтей, аның хатынын зурәней дип йөртәләр.

Өйләнү яки кияүгә чыгу нәтиҗәсендә гаиләгә килгән яңа кешеләргә дә якын итеп дәшү сүзләре дә кулланыла. Ир туганнарның хатыннарын җиңгей, кыз туганнарның ирләрен - җизней дип дәшәләр. Бу сүзләргә кайсы якныкы булуына карап, якын, җырак, чибәр, кечти сүзләре өстәлгән. 

Килен кеше иренең ата-анасына бианай, биатай яки әнеки, әтеки дип дәшкәннәр. Иренең ир туганнары җанагай, кайнагай булганнар. Өлкән кыз туганы ак тута, кечеләре печкәчәм дип аталганнар. 

Ир кеше хатынының ата-анасына әби, бабай дип, туганнарына - кайнеч, кайнеш, балдыз, түти дип дәшкәннәр. 

Кияүне хатын туганнары җизней дип дәшкәннәр.

Кияү белән киленнең ата-анасы бер-берсенә кода, кодагый, ә калган туган-тумача бер-берсенә кода-кодача була. 

Бала тугач, яңа карендәшләр өстәлгән: урсанай, урсәти. Урсай, урсәни дигән җирләр дә бар. Болар балаларны чумылдыру йоласын үтәгәндә катнашкан кешеләр. 

В.Максимова, Алабуга шәһәре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Папа,мама,эби,бабай,жырак эби,бабай,жырак тути,дэдэй,урсай,урсэти,печкэчэм,жаеагай