Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Ташкирмән авылында Олы көн атнасында зур таганда атыналар

Таган атыну йоласы хәзерге вакытта берничә керәшен авылында гына күзәтелә.

Биек, киң таганны Лаеш районының Ташкирмән авылында Пасха көнне коралар. 


- Һәр елны, нинди генә һава торышы булса да авыл яшьләре шушы таганны кора. Озын-озын баганаларын да үзләре әзерли. Минем мама: "Таганга барырга кирәк, өч тапкыр атынырга, теләк теләргә кирәк", - дип әйтә.

Аннан соң таган янында ботка да пешерә торган булганнар, уеннар да уйнаганнар. Хәзер инде без – авыл хатын-кызлары боткаларны өйдә пешереп, таган янына барып кайтабыз. Авылга кайткан кунаклар да, балалар да таган янында күңел ачалар. 

Ул таганны коргач та, иң беренче булып, кияүгә чыкмаган кызны утырта торган булганнар. Буйдак егетләр һәм яшь кызлар шул таганга утырырга ашкынып торганнар. Әлеге таганны 1-2 атнадан җыеп куйганнар, - дип язды педагог-библиотекарь Ирина Киселева

Олы көн атнасында таган атыну йоласы такмакларын галим Геннадий Макаров та язган. Игътибарыгызга шуны да тәкъдим итәбез.

Таган атыну такмаклары

Язын-җәен уйнагач та, көзен кәбен койдыра.
Олы көннәр килеп җитте, безне кем атындырыр?
Авылдагы җегетләрнең таган бавы җитмидер!
Биек итеп атындым – аргы урамны күрдем:
Кайда кем уйнаганын, күкәй тәгәрәткәнен.
Биек тауның башларында таганда атыналар;
Җырларга иренсәләр дә, биергә яраталар.
Таган астында торасың, нечкә билең борасың;
Нечкә билләреңне борып, кемне көтеп торасың?
Олы көннең таганында бергә атынсак иде;
Азаккы сулышка кадәр бергә яшәсәк иде.
Биек таган башларында әйләнә бер бөтергеч;
Булса булсын җан сөйдергеч, булмасын җан көйдергеч.
Биек таганда атына ике бөркет, карчыга;
Ике күреп, бер сөйләшсәң, йөри дигән дан чыга.
Тау башында биек таган, рәхәтләнеп атынам;
Быйылгы җәйне уйныйм да, көзгә кәбен койдырам.
Безнең таган биек оча, кимә тапычкы – тая;
Җиде ятны сөймәм диеп, биргән вәгәдәң кая?
Олы көннең атнасында биек таган коралар;
Таганда атыналар да, аннан кәбен коялар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев