Сынамышлар
Җолалар җаңарганда

Сынамышлар

Сезнең игътибарга сынамышлар тәгъдим итәбез

Январь башында (коннәр иске стильдә бирелә) көннәр җылы булса - арыш уңар, җил булса - тары уңар, томан булса - олы уңар. 

Йолдызлар чекрәеп торса, көн әйбәтләнә, бик суык була. Тонык күренсә - кар я яңгыр явар. 

Кояш киртләнсә - салкын булыр. 

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә - бик озак суык булыр. 

Әгәр кыш көнне төшлек яктан җил иссә, көн җепшек булыр.

Әгәр һава урман өстендә зәңгәрләнеп күренсә, җылы булыр.

Кар бүрәнәгә сарышып яуса - җәй яңгырлы килер.

Кыш көнне болытлар юлланып торса - җылы булыр. 

Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр. 

Фото: https://pixabay.com

 


Нет комментариев