Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Красный Ключта балалар Тройсын бәйрәмен үткәргән - видео

Тройсын бәйрәме әлектән үк бик күңелле узган.

Халык аны төрле якта төрлечә - Тручин, Тыруйчин, Яфрак бәйрәме, Каен бәйрәме, дип билгеләп үткән.  Бу көнне яшьләр урманнан каен алып кайтып, аны тасмалар белән бизәгәннәр, чуклаганнар. Өлкәннәр бу көнне мәрхүмнәрне искә алганнар. Яшьләр бу агач белән һәм капка төбенә туктап, җырлаганнар, биегәннәр. Кич белән каенны елга буена алып барып, теләкләрен әйтеп, ботакларын суга ташлаганнар. Ботакнын күпме ерак йөзеп китүенә карап, теләкләренең чынга ашу һәм ашмауларын билгеләгәннәр.

"Баш Чишмә" фольклор ансамблендә катнашучы Надежда Кузьмина Красный Ключ бистәсенең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән уен формасында "Троица" бәйрәме үткәргән. Балалар бакча верандасын каен ботаклары, үләннәр һәм чәчәкләр белән бизәгәннәр. Бу көнне үткәрелә торган гореф-гадәтләр белән танышканнар, күңелле уен уйнаганнар.

Уеннан видео карагыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев