Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Колышчыда Мулимун бәйрәме булды – фото, видео

27 май көнне Мамадыш районының Колышчы авылында җәйге бәйрәмнәренең беренчесе халыкны үзенә җыйды.

Мулимун бәйрәме иртәсендә үк Колышчы урамнары халык белән тулды. Чыгышлары белән Колышчыдан булган һәм озак еллар дәвамында очрашмаган якташларны да күрештерде Мулимун.

Бу авылдагы традиция буенча, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Димитрий һәм Генадий Сизовлар килеп, зираттагы часовня янында чиркәү-керәшен телендә келәү уздырдылар. Келәүдән соң, Урманче чиркәвеннән килгән отец Михаилга якыннарының каберләре өстендә Лития укытучылар да булды.

Бу көнне Колышчыда “Своих не бросаем” акциясе дә оештырылды. Түбән Сон авыл җирлегеннән махсус хәрби хезмәткә алынган ике егеткә (берсе – Колышчыдан Игорь Кузнецов), ярдәм йөзеннән, халык үзара акча җыйды. Егетләргә ул акча әниләре аша тапшырылачак.

Кичке алтыда халык мәйданга – Авыл көненә җыелды. Бәйрәм тамашасы солист Ангелина Солганова белән “Колышчы карлыгачлары” ансамбле балалары чыгышы белән башланып китте. Тамаша барышында алар, Мулимун бәйрәмен зурлап, кунакларны каршы алып, “Безнең ил” җыруын башкардылар.

Авыл көне тантанасында Аяз Гатин фермерлек хуҗалыгында эшләүче авылдашларын – хезмәт алдынгыларын мәйданга уртасына чыгарып хөрмәтләделәр. Кыр батырлары – механизаторлар Юрий Сашин, Сергей Гумин, Илья Петков һәм ветеринар Петр Стаканчиковка рәхмәт һәм мактау сүзләре яңгырады.

Юбилярлар Рая һәм Борис Усачевны да халык каршына чакырып котладылар. Гаилә коруларына 45 ел тулган Усачевларга киләчәктә дә парлы тигез тормыш, сәламәтлек теләделәр. Чыгарылыш класс укучыларын да онытмадылар.

Мәктәпнең 9 классын бетергән Полина Кашина, Снежана Солганова һәм 11 класс тәмамлаган Венера Кузнецова, Савелий Усачевны авыл клубы җитәкчесе Нина Трушова котлады. Авылның мәдәният тормышындагы активлыклары – концертлар һәм бәйрәмнәрдә һәрвакыт катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, һәрберсенә истәлек бүләге тапшырды ул.

Минзәләдән үк килгән алып баручылар Илсинә һәм Ленар Минемуллиннар чын керәшеннәрчә алып барган бәйрәмдә төрле кызыклы ярышлар, уеннар да оештырылды. Кул көрәштерү, гер күтәрү шикелле ярышлар ирләр һәм хатын-кызлар арасында аерым-аерым булды.

Ә традициягә әйләнгән аркан тартуда авыл кешеләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. Җиңүне Югары очлар командасы яулады.

Бәйрәм дәвамында кибетләр эшләде. Бала-чага рәхәтләнеп батутта сикерде.

Мулимун "молебен" сүзеннән алынган. Ул Тройсынга бер атна кала уздырыла. Элек Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе – каршылау көне, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев