Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Көлкәмәр Симек уздырды

Быел да, Симек бәйрәмен уздырып, Питрәч районындагы 40 кына йортлы, мәктәбе дә, сельсоветы да, колхозы да булмаган кечкенә Көлкәмәр авылы, бетеп, таркалып, читтән ярдәм көтеп яткан авылларга ничек яшәргә кирәклеген күрсәтте.

Бу авыл турында шактый ишетеп белә идек. Халкының тырышлыгы, яшәүгә ябышып ятуы, кешеләрнең үзенчәлекле холкы, ирекле характерлы булулары Симек бәйрәмендә дә сизелде. Шулай булмый ни - бәйрәмне үз инициативалары белән үткәрүләрен тагын ничек дип әйтәсең инде! Бу гадәт шактый еллар дәвам итә булып чыкты. Шуңа Симекне оештыруны колхоз бетү дә туктата алмаган - халык бәйрәмне үзе акча җыеп, һәм җирле фермер Сергей Николаев ярдәме белән уздыра. Дөрес, һәр авылның әйдәп йөрүче кешеләре булырга тиеш, шулай булмаса, авыл анасыз калган корт оясы кебек таркала да бетә. Бу эшне Көлкәмәрдә 80 яшьлек ветеран укытучы Иван Александрович Долгов алып бара. Аны авылда яратып староста дип тә йөртәләр. Андый ак дәдәйләрнең булуы авылның гомерен озынайта. Долговлары, Николаевлары булганга, Көлкәмәр бетәргә җыенмый да, хәтта бәйрәмнәрен күрше-тирә авылларны көнләштерерлек итеп үткәрә белә. Боларны искә алып, Иван Долгов белән Сергей Николаевларга Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровтан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Быелгы Симек бәйрәме тагын да оешканрак узды. Авыл егетләре бәйрәм сөлгеләре җыеп йөргән вакытта, Көлкәмәргә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле кайтып төште. Ансамбльне кызы Лариса белән уңган хуҗабикә Анна Долгова кунак итте. Бәрмәнчекләр үзләре әйтмешли, Питрәчтә болай кунак иткәннәре юк иде әле, Долговлар туйга әзерләнгән кебек әзерләнгән. Шул арада шушы авыл егете, журналист Александр Долгов белән сөйләшеп алдык.
- Барысы да авылдашларның ярдәменнән тора. Көлкәмәр турында китап әзерләдек, хәзер фильм төшерәбез. Иң мөһиме - көлкәмәрләрнең хуплап торуы.
Шул арада авыл халкы Мишә елгасы буендагы болынга агыла башлады. Кечкенә генә авыл бәйрәменә Көлкәмәрдән генә түгел, тирә-юньнән дә күп кунаклар килгән. Бәйрәмгә Татарстанның халык шагыйре Гөргөри - Гәрәй Рәхим дә кайткан. Аның сөйләвенчә, Көлкәмәр бик үзенчәлекле авыл, кешеләре яхшы, табигате матур һәм киләчәге дә бар. Авыл турында фильм төшерүче кинорежиссер Фәйзрахман Камал исә Көлкәмәр кешеләренең, табигатенең әзер фильм сюжеты булуын яшерми. Монда һәркем танылган кеше, һәркем җырлый, аларны артистлыкка өйрәтәсе дә юк, диде ул.
Җыр-бию дигәннән, бәйрәм кунаклары "Бәрмәнчек" ан-самбленә кушылып җырлады да, биеде дә. Бигрәк тә, Питрәч ягы җыр-биюләрен үз иттеләр. Көрәштә батыр булып Талкыш егете Иван Смирнов калды. Аңа фермер Сергей Николаев зур тәкә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрәч районы Көлкәмәр авылы симек