Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Керәшен Сәрдәсендә чын керәшен туе үткән

Урам буйлап милли киемнәрдән барганда кешеләр шунда ук телефоннарын эзли башлады, өлкәннәр елап калды, дип сөйләде яшьләр

2019 елда Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында “Мир” телеканалы “Любовь без границ” программасында керәшеннәрнең туй йоласын төшереп киткән иде. Ул туйда "өйләнешүчеләр" дә, кунаклар да туй йолаларын үтәгәндә рольләрне генә башкарды, туй күренеше фильм итеп төшерелде. 

Шушы вакыйгадан соң бер ел үткәч, нәкъ шушы авылда Алёна белән Алексей Волковлар керәшенчә туй итте. Туйның беренче көне заманча үтсә, икенче көн үзебезчә - керәшенчә, милли киемнәрдә, үлгәннәрне искә алу йоласы белән башланып киткән.

– Туйның икенче көнен шулай үткәрергә дип  папа, мамалар белән сөйләштек. Үземнең дә туйны элекке заманнарда кебек үткәрергә теләгем бар иде”, – ди Алексей.

Йоласына туры китереп, башта яшь пар керәшен киемнәренә киенеп, өй эчендә иң якын туганнары белән үлгәннәрне искә ала. Аннан соң җыелышып, туганнар белән җырлар җырлап, гармун уйнап кодагыйларны каршы алырга китәләр. “Урам буйлап барганда кешеләр телефоннарын чыгарып төшерә башладылар, заманы шундый бит. Өлкән туганнарыбызның күз яшьләре тулып килде. Бу бит безнең яшь чак, дип елап җибәрүчеләр дә булды”, – дип сөйләде Алексей Волков.

Бүгенге көндә заманча туй традицияләре белән аларның күпчелек өлеше онытылып бара. Хәзер һәркемнең ак күлмәк киясе, Европада кебек чәчәкләр белән бизәлгән арка каршында бер-берсенә вәгъдәләр бирәселәре килә. Шулай үзебезнең җөзебез дә югалып бара түгелме? Борынгы җолаларыбызны яңартып, чын керәшенчә тормыш башлаган яшьләребезгә хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез... Бу темага багышлаганган тулы язманы “Туганайлар” газетасының киләсе санында көтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев