Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Керәшен җыруы: «Ай-люли, вай-люли»

Бу җырның сүзләрен безгә Теләче районының Карабаян авылында яшәүче Мария Яковлева язып җибәрде.

 Иң элек Мария Яковлева үтеп киткән елга нәтиҗәләре хакында сөйләп үтте.

Узган ел безнең гаилә өчен бик уңышлы булды. Иң мөһиме - без барыбыз да исән-сау. Иң олы тутабыз Казахстаннан кунакка кайтып сөендерде. Ул анда яши. Казанда яшәүче ун яшьлек  оныгыбыз гимнастика белән шөгыльләнә. Ул зур уңышларга иреште. Россия чемпионатында катнашты, Татарстан чемпионатында беренче урынга лаек булды.
Авылыбыз безнең бик бәләкәй. Нибары 25-30 хуҗалык. Тырыш халкыбыз, төзек йортларыбыз белән горурлана алабыз. Авыл халкы бик актив, барлык бәйрәмнәрдә дә катнашабыз. Авылыбыз өчен сөенечле хәбәр, күрше авыл чиркәвенә чаңнар куелды. Дини бәйрәмнәрдә чаң тавышын ишетүе күңелгә рәхәтлек өсти. Милли мәдәни һәм гореф-гадәтләр елы булгач, керәшен мәдәниятендә дә чаралар еш булды. Теләче районы айлыгында да фольклор ансамблебез - "Беләзек" белән чыгыш ясадык. Күп кенә бүләкләр, диплом, Рәхмәт хатлары алдык. Киләсе елларда да уңышлар артып торсын, дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын иде! 

Җыруның сүзләрен дә, көен дә безгә 84 яшьлек Мария түти Демидова өйрәтте. Аны ашларда, туйларда җырлыйлар, кода-кодагыйларга”,– диде теләче районының Иске Карабаян авылында яшәүче Мария Яковлева.

Җиләккәйләремне дей, җыя-җыя,

Гөл түбәтәйләрем дей, тулды инде.

Чакырган ла туганкайлар дей, килде инде,

Безнең күңелкәйләребез булды инде.

Ай-люли, вай-люли,

Безнең күңелкәйләребез булды инде.

Ишеккәй дей алларым яшь туера,

Аның яфраккайлары дей, коела.

Ашагыз дей, эчегез дей сез туганнар,

Әткәй-әнкәй шулай әле боера.

Ай-люли, вай-люли,

Әткәй-әнкәй шулай әле боера.

Урманнарга бардым имән кистем.

Имәннәре китте  дей, күмергә.

Безнең болай утырулар калсын иде,

Ай-люли, вай-люли,

Калсын иде  дей, гомергә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев