Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Иске Гришкинда керәшен мәдәнияте фестивале узды - фото-видеорепортаж

Чарада Түбән Кама, Алабуга, Сарман, Зәй, Тукай, Балык Бистәсе Теләче, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан 35 фольклор коллектив катнашты

30 ноябрь көнне Менделеевск районы Иске Гришкин авылында "Җәмле Җураш буйларында" беренче төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале узды.

Иске Гришкинның Керәшен мәдәният үзәгендә бу көнне ике фестиваль оештырылды. Берсе керәшен мәдәнияте фестивале булса, икенчесе "Туым Җондозы"- "Рождественская звезда" XI конкурс-фестивале иде.

Иске Гришкин авылы мәдәният йортына ике ел капиталь ремонт ясалган. 2019 елның 3 сентябрендә авыл халкы ремонтланган яңа бинага аяк баскан. Ләкин ул гади авыл мәдәният йорты түгел, барлык район керәшеннәрен берләштерүче Үзәк булып ачылган. "Ремонт ахырына якынлашкач, район башлыгы Валерий Чершинцев биредә мәдәният үзәге ачарга дигән тәкъдим белән чыкты", - дип сөйләде Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының Менделееевск районы бүлеге җитәкчесе Валентина Мамакова. Районда Халыклар дуслыгы йорты да эшли. Элек бөтен халык шунда җыела торган булса, хәзер инде барлык керәшен бәйрәмнәре дә шушы Мәдәни үзәктә оештырылачак.

Чарада Түбән Кама, Алабуга, Сарман, Зәй, Тукай, Балык Бистәсе Теләче, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан 35 фольклор коллектив катнашты. Беренче тапкыр оештырылган фестиваль өчен бу бик зур күрсәткеч.

Фестивальгә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, "Туым җондозы" фестивале жюри членнары – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы җитәкчесе, сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Сәрвәрова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе, Мамадыш районы мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов, Республика керәшен оешмасының Түбән Кама төбәге “Керәшен” этнографик үзәге җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Түбән Кама керәшен оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Владислав Домолазов, танылган шагыйрь Никифор Тукмачёв, Түбән Кама халыклар Дуслыгы Йорты директоры Васил Хафизов һәм башкалар килгән иде.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова һәм Түбән Кама керәшен оешмасы вәкилләре мәдәни үзәкне котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мәдәни үзәкне ачуда зур көч куйган Валентина Мамаковага Түбән Кама керәшен оешмасы медале бирелде.

Фестиваль конкурс буларак барды. Катнашучыларның чыгышларына да "Туым җондызы" фестивале комиссиясе бәя бирде.

Фестивальнең Гала-концертыннан соң, ансамбльләрне бүләкләү тантанасы булды. Роза Галкина (Мамадыш), "Айбагыр" (Тукай), "Багалмам" (Чистай), "Баграж буйлары" (Зәй), "Миләшкәем" (Менделеевск), "Карендәшләр" (Менделеевск) ансамбльләре фестивальнең өченче дәрәҗә лауреатлары булдылар. Римма Тимирова (Сарман), Эльза Гордеева (Балык Бистәсе), Азат Маловка (Балык Бистәсе) һәм "Айбагыр" (Казан), "Сүрәкә" (Түбән Кама), "Борды" (Тукай), Менделеевск һәм Минзәлә районнарыннан "Туганайлар" ансамбльләренә икенче дәрәҗә лаурет дипломнары бирелде. Ангелина Салганова (Мамадыш), София Габдуллина (Тукай), "Карендәшләр" (Мамадыш) "Пыкрау" (Мамадыш), "Урагай" (Мамадыш), "Игәнә" (Сарман), "Нардуган" (Теләче), "Ак каз" (Алабуга), "Бигәш" (Менделеевск), "Ак чишмә"( Менделеевск), "Нур" (Балык Бистәсе) ансамбльләре беренче дәрәҗә лаураетлары исеменә лаек булдылар.

Фестивальнең Гран-при иясе итеп Түбән Кама районыннан "Серле мәләнчек" ансамбле танылды.



Тулырак "Туганайлар" газетасыннан укыгыз.

Фото: Алексей Дмитриев, Милена Новикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев