Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Илтән-Бута авылында “Тройсын каены” төбенә 12 күкәй күмделәр - видео

Авыл халкы ул агачны Тройсын бәйрәме көнне кисеп, урам буйлап күтәреп йөреп, һәр капка төбендә теләк әйтәчәк

Җәйләр җитеп, табигать яңарыш кичергән мәлдә, керәшеннәр Тройсын бәйрәмен билгеләп үтә. Тройсын (русча – Троица) – Олы көннән соң җиде атна үткәч була, быел 12 июньгә туры килә. Бу бәйрәм Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Изге Тынны данлау хөрмәтенә һәм Изге Тынның апостоллар өстенә ут булып иңүен искә алып үткәрелә. Монысы – чиркәү кануннары буенча.

Керәшеннәр бик еш чиркәү кануннарын мәҗүсилек белән бәйләп уздыралар. Чиркәү каршы килсә дә, Ходай белән бергә Җир, Күк, Су, Табигать-Анага да табыналар. Халык телендә Җапрак бәйрәме дип аталган бу көннең үз йолалары бар. Әлмәт районының Илтән-Бута авылында Тройсын аеруча да үзенчәлекле уза.

Симек көнне (быел 9 июнь) иртән, елдагыча, авылдашлар зиратка барган. Төштән соң, Илтән-Бутаның иң хөрмәткә лаек кешеләре – Елизавета Агапова белән Анна Фадеева урманга менеп ике каен агачын билгеләп, тасма бәйләгәннәр. Каен төбенә елның һәр аена атап, 12 күкәй һәм ипи башы күмгәннәр. Болар барысы да иман укылып, Җир-Анага рәхмәт йөзеннән эшләнелә. “Ел дәвамында һәр ай имин булсын, файдалы яңгырлар, карлар яусын, дип телибез. Бу йоланы безнең авыл бик борынгыдан ук башкара. Әби-бабайлардан күчеп килгән,”- дип сөйләде җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Горбунова.  

Тройсын көнне бу агачларны кисеп алып, матур итеп чуклыйлар икән. Чуклаган агачны күтәреп, капка төпләрендә туктап, хуҗалар белән җырлап-биеп, авыл әйләнәләр. “Бу көнне авыл гөр килеп тора, читтән кунаклар кайта. Кешеләр үз капка төпләренә эскәмия яки урындыклар чыгарып куялар. Туктап, күңел ачабыз, теләкләр әйтеп, агачка тасмалар эләбез. Һәр йорт күчтәнәчләр алып чыга. Каен ботаклары белән яратып, җиңелчә генә чәбәкләшәбез. Урам әйләнеп туктагач, елгага барып, яхшы теләкләребезне әйтеп, каен агачларын һәм ботакларын суга агызып җибәрәбез. Ботаклар, ярларга кагылмыйча, еракка агып китсәләр, ел яхшы булыр, дигән юрау да бар”, - дип аңлатты Валентина  Николаевна.  

Күп кенә авыллар Тройсын дип, Сабантуй уздыралар хәзер. Күңелле ярышлар белән, артистлар чакырып, шоу ясыйлар. Ә менә Илтән-Бута Тройсында үз йоласын башкарып, Сабантуен бүтән көнне уздыралар икән. Бәйрәмнәребезнең асылы югалмасын иде.

​​​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев