Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

"Чулпы" ансамбле "Бармак басышлы" уйный - видео

"Чулпы" халык фольклор ансамбле 1984 елда Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты каршында Елена Козлова һәм Алексей Дементьев тырышлыгы белән төзелә

Соңрак ансамбль белән Анна Никифрова җитәкчелек итә. Ансамбльнең башлангыч составында 1 егет, 9 гүзәл зат була. Керәшен йола-гадәтләрен, уеннарын, җыруларын чын халыкчан башкарып югары дәрәҗәләргә ирешәләр.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев каршында чыгыш ясап, зур мактауга лаек булалар. Минтимер Шәрипович "Чулпы"ларның җыруын шулкадәр ошата, хәтта җырны икенче кабат башкаруларын сорый.

Нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен 2006 елда "Чулпы" ансамбле "Халык ансамбле" исеменә лаек була.

Бүгенге көндә ансамбльгә 11 кеше йөри. Болар инде беренче оешкан составның балалары дисәк тә була.

"Чулпы" лар Питрәч районында һәм шулай ук республикабызда узган мәдәни чараларда актив катнашалар.

Ансамбль "Бармак басышлы" уйный.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев