Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Булат Ибраһимов: “Гөргөри кияүләре+” - керәшеннәр өчен зур бүләк

Шагыйрь фикеренчә, Туфан Миңнуллинның легендар әсәренең дәвамын кабат сәхнәгә чыгару зур тәҗрибә һәм талант сорый

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Гөргөри кияүләре +” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашасының премьерасын аншлаг белән уздырды. Спектакльне тамаша кылганнан соң, яшь шагыйрь Булат Ибраһимов түбәндәге фикерләрен җиткерде:

-    Әлеге тамаша керәшеннәр өчен зур бүләк булгандыр дип уйлыйм. Әлбәттә, Татарстан тамашачысы җырлы-биюле спектакльләр ярата, әмма керәшен сәнгатен, йола-гадәтләрен Туфан Миңнуллинның легендар әсәренең дәвамы итеп кабаттан сәхнәгә чыгару зур тәҗрибә һәм талант сорый. Туфан абыйдан аермалы буларак, Илгиз Зәйниев тамашачыга заманчалаштырылган керәшен тормышын, кыз төшерү, капка ачтыру, табынга каз чыгару йолаларын, популяр керәшен ризыгы – пирмәнкә, «пошел» боткасын күрсәтте.  Тамашачы шат иде. 82 яшьлек Наил Дунаевның яшь егетләр кебек чабулап йөрүе үзе ни тора бит. “Бәрмәнчек” ансамбленең талантлы егет-кызлары өчен залдагы керәшен кардәшләребез горурланып утырдылар. Булдырдылар, дәвамлы булсын.

 

Бу темага: 

“Бәрмәнчек” ансамбле Камал сәхнәсендә керәшеннәргә бизнес-идея тәкъдим итте

"Бәрмәнчек"нең "Гөргөри кияүләре +" премьерасы аншлаг белән узды - фото, видео

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргери кияүләре" дәвам итә

Артур Поляков: Искечә Яңа елны бергә каршылыйк

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Эльмира Кашапова: "Борынгыга заманча күзлектән карыйбыз"

"Гөргөри кияүләре +"та Җаграп ролен кем башкарачак?

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев