Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Әрәпә нинди көн ул?

Керәшеннәрнең элек билгеләп үтелгән, хәзер инде онытылган йола көне турында.

“Бүген – әрәпә”, дигән сүзләрне әбиләрдән ишетеп кенә беләбез. Ул әбиләрнең дә инде күбесе исән түгел. Ватсаптагы “Керәшеннәр: иман, җола, без” дигән группада сораштыру оештырып, Әрәпә көне турында белештек. 74 кеше “беренче тапкыр ишетәм” дип язса, 13әр кеше “Әрәпә элек бар иде, хәзер онытылды яки хәзер дә билгеләп узабыз”, дип җавап бирделәр.


Әрәпәне билгеләп үтүче әбиләр инде исән булмаса да, күпләрнең бу сүзне ишеткәне булмаса да, шунысы билгеле: элек бу көн булган һәм аның кайбер йолалары да бар.

Татарларда Әрәпә җыю, дигән сүз бар. Ул – Сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласы булган. Керәшеннәрдә ул бөтенләй дә башка көн, үзгә йоласы бар, ләкин бу сүзнең кайдан килеп чыкканын, нәрсә аңлатканын белүче юк. (Белүче булса, "Туганайлар" белән элемтәгә чыксагыз иде.)

Әрәпә Пасхадан соң билгеләп үтелгән. Тәгаен кайсы көнгә туры килгәнен хәтерләүче юк. Берәүләр Олы көннән соң – вторник, икенчеләр – четверг, өченчеләр – суббота, ди. Әрәпәне Кукмара, Мамадыш, Зәй, Минзәлә районнарында һәм Красноярскийдагы Комаровка авылында хәтерлиләр. Искә алулар буенча, Әрәпә көне – Пасхадан соң туган-тумачалар белән җыелып, үлгәннәрне искә алып, исәннәрнең хәл белешә торган көне. Кайбер якларда үлеләрне искә алу көне, зиратка да барганнар. Бу көнне тавык-әтәч суйганнар, таба исе чыгарганнар.

Шуны да искәртергә кирәк, керәшеннәр мәҗүсилек (язычество) белән нык бәйләнгән халык. Бу Әрәпә көне дә шуның бер йоласыдыр, дигән фикер туа. Чөнки, чиркәү законнары буенча Олы көн атнасында үлеләрне искә алмыйлар һәм зиратка да бармыйлар. Чиркәү үлеләрне Пуминкада искә алырга куша, бу Пасхадан соң 9нчы көнгә туры килә.   

Түбәндә Әрәпәне хәтерләгән яки бүгенге көндә дә билгеләп үтүче карендәшләребезнең фикерләре.
Олы көннән соң беренче вторник көнне Красноярскийдагы Комаровка авылында яшәүче карендәшебез Лидия Тараканова “Бүген бездә әрәпә!” дип язды. Аңа кушылып Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова:

«Бүген бездә дә Әрәпә. Иртүк коймак пешердем, Әрәпәгә дип атап әтәч үстерәбез, бүген шуны суйдырып аш пешердем. Аны өстәлгә аерым савытка бушатып, үлгәннәрне искә алдым. Авылда 93 яшьлек ялгыз яшәүче әби бар. Аңа хәер алып бардым”, - дип язды.

Кукмарадан Валентин Иванов та элек папасының Әрәпә көнне әтәч суйганын искә алды.

“Олы көннән соң, сишәмбе була иде. Хәзер зурлап билгеләп үтмибез инде. Авылда торганда Әрәпәгә суярга ел саен бер әтәч калдырыла иде. Әрәпәдә зиратка барганнарын хәтерләмим, зиратка бездә Пуминкада баралар. Пуминкада бара алмаганнар Тройсында бара”, - диде ул.

Минзәлә районының Мәлкән авылында да бу көн турында хәтерлиләр. Бу хакта Лариса Әхмәтшина сөйләде:

“Элек әбиләр вакытында бөтенләй яхшы беләләр иде. Ике Мәлкәнгә ике көн ул бездә. Дүшәмбе – Иске Мәлкәндә, сишәмбе – Яңа Мәлкәндә. Бу көнне тавык суйганнар, коймак пешергәннәр. Туган-тумача бер-берсенә кунакка барган, бәйрәм белән котлаганнар. Туганнарның бер-берсен искә ала, якын итешә, хәл белешә торган көне”.

Зәй районының Сәвәләй авылында да шулайрак узган ул. “Бу сүзне, йоланы әбиләрдән ишетеп калдым. Авылда бер-береңә рәт йөреп, искә алып, тәберсен итеп ашыйлар бу көнне. Пасха атнасы буенча әле бер кешедә, әле икенче кешедә шулай булган”, - дип сөйләде Светлана Чернова.

Ә менә бу районның Якты Күл авылында бу көнне хәтерләмиләр.

Мамадыш районының Ылыя, Юкәче авылларында бу көнне зиратка бару гадәте булган. Суббота билгеләп үткәннәр.

“Безнен Ылыя авылында Әрәпә бәйрәмен электән уздыралар. Ул көнне таба исе чыгаралар, үлгәннәрне искә алу көне, зиратка баралар”,- дип язды Роза Галкина.

“Әнинең биеме Ольга Юкәче кызы булган. Алар Пасхадан сон беренче субботада зиратка барганнар. Аннары вторник көнне Радоницага зиратка бармаганнар. Шул үлеләрне искә ала торган көнне Әрәпә дип әйтә иде бием, ди әни. Хәзер Пасха атнасында үлеләрне искә алмыйбыз”, - дип язды Светлана Максимова.

Әрәпәне хәтерләүче, ишетеп белүче карендәшләребез шуларны искә алды. Бу инде элекеге дуңгыз ашлары, рәт йөрү кебек очрашу, искә алу, хәл белешү кебек йола булган. Хәзер боларның барысы да онытылып бара, үткәрелми.

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев