Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Җапрак бәйрәме җолалары

Ни өчен апостолларга Святый Тын ут телләре рәвешендә иңгән соң?

Бу олы бәйрәм Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Святый Тынны данлау хөрмәтенә һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдереп, изге бәйрәмнәрнең берсе булып, Пасхадан соң илленче көндә уздырыла.

Ни өчен апостолларга Святый Тын ут телләре рәвешендә иңгән соң? Чөнки апостоллар изге булганнар һәм шуңа күрә Святый Тын алар өстенә генә иңгән дә. Ул утлы телләр булып иңеп, апостолларга кайнар йөрәкләр һәм акыл биргән, аларны изгеләндергән һәм белемле иткән, элегрәк Иисус Христостан ишетеп белгәннәрен исләренә төшергән, аларга бөтен дөньяны Христоска якынайту өчен көч биргән.

Бу көнне чиркәү һәм өйләрне агач ботаклары, үлән һәм чәчәкләр белән бизәү гадәткә кергән. Святый Тын апостоллар өстенә иңгән өй дә шулай бизәлгән булган, дигән фикер яши. Яшеллек – кешеләрдәге яңарыш, үзгәреш символы һәм ул шушы көнне искә алына торган үлеләрнең терелеп торуына ышанычны да белдерә. Россиядә бу көнне балалар һәм хатын-кызлар чиркәүгә чәчәкләр һәм хуш исле үләннәр алып килгәннәр. Чиркәүдә изгеләндергәннән соң, өйләренә алып кайтып, дару үләннәре итеп кулланганнар. Яз көнендә үткәрелгән башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Пятидесятница да үлеләрне искә алуга багышлана.

Күп кенә керәшен авылларында Пятидесятница дини төсмерен югалтып, Җапрак бәйрәме итеп үткәрелә. Керәшеннәр мәҗүсилеккә бик якын булгач, каен агачына табынганнар, төрле юраулар да уздырганнар. Кайсыбер якларда, Тройсынга берничә көн кала, каен төбенә күкәй күмеп, аңа корбан китергәннәр. Бу җола Әлмәт районының  Илтән-Бута авылында бүгенгә кадәр сакланган.

Бәйрәм көнне каенны алып кайтып, тасмалар белән чуклаганнар, күңел ачулар уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев