Анна Батаеваны 1970нче елда чиккән тәре алъяпкычлары
Җолалар җаңарганда

Анна Батаеваны 1970нче елда чиккән тәре алъяпкычлары

Тәре альяпкычлары, бик борынгыдан сакланып килгән йола-гадәтләр буенча, провославие динендәге халыкның өй түренә эленә торган кул эшләренең берсе булып санала.

Ул дүрт өлештән тора. Аның аскы өлешен – "итәк", ике озын өлешен "пәрештә канатлары" дип йөртәләр. Әлеге тәре алъяпкычлары безнең якларда бүген дә күп кенә керәшен йортларының түрендә.

Менә шушы матур тәре алъяпкычларының берсе – Анна Михайловна Батаева килен булып төшкәндәге кул эше. Алар 1970нче елда чигелгән. Бүгенге көндә Зәй районының Дүрт-мунча авылы мәдәният йортының музей почмагында саклана. 

Лүзирә Гайфуллина, Дүрт-Мунча


Нет комментариев