3 ИЮНЬ – ТРОЙСЫН БӘЙРӘМЕ
Җолалар җаңарганда

3 ИЮНЬ – ТРОЙСЫН БӘЙРӘМЕ

Бабаларыбыз борынгы йолаларны чиркәү бәйрәмнәре көннәренә җайлаштырып, ипләп-көйләп үткәргәннәр. Борынгы заманнардан ук килгән табигать анага рәхимлек сорап корман китерүләр, келәү итүләрне дә Троица - Тройсын көненә җайлаштырганнар. Аны, гадиләштереп, "җапрак бәйрәме" дип атаганнар.

Быелгы Тройсын бәйрәме 3 июньгә туры килә. Керәшен авылларының күбесендә бу бәйрәм әле дә олылап үткәрелә. Быел ул Менделеев районы Иске Гришкино авылында "Слияние Святой Троицы" дигән исем астында Республика фестивале итеп уздырыла. Бәйрәмгә Сарман, Зәй, Тукай, Кукмара, Алабуга, Мөслим районнарыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм Удмуртия Республикасыннан кунаклар килү көтелә.

3 июнь көнне 11 сәгатьтә бәйрәмгә рәхим итегез.


Туганайлар Троица Менделеев районы Иске Гришкино авылы 3 июня

Нет комментариев