Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Зәй керәшеннәре җырулары

Җырлы-моңлы керәшен

Кошлар булып кына очар идем,

Канат кына ясап булмыйдыр.

Сурәтләрең ясап куяр идем,

Җаның кушып кына булмыйдыр.

Базарлага барып бүләк алдым,

Бохар осталары алкасын.

Бер  битең лә кояш, бер битең ай,

Яман күздән Ходай сакласын.

Атны да җиксәң җик яхшысын,

Киң күкрәкле, кечерәк башлысын.

Ярны да гына сөйсәң, сөй шундыен,

Буйга зифа, кара кашлысын.

Суның буйларында күп йөредем,

Тоталмадым аккан күбекне.

Күп тә дуслар  белән таныш булдым,

Табалмадым сезнең кебекне.

Бакчада байның  атлары

Ник басалар икән түтәлгә.

Күзләрем төшсә дә күңелем төшми,

Син туганаемннан бүтәнгә.

Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан А.А. Краснова язып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев